Актаныш

Маллы кеше ачтан үлми

12 апрель көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең I квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Маллы кеше ачтан үлми Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге быелның беренче квартал йомгаклары белән таныштырды. Узган елның...

12 апрель көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең I квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Маллы кеше ачтан үлми
Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге быелның беренче квартал йомгаклары белән таныштырды. Узган елның 1 апреленә авыл җирлекләрендә 11375 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, 2016 елның 1 апреленә ул 11227 башны тәшкил итә. Яңа Әлем (+87), Күҗәкә (+52), Такталачык (+29), Татар Ямалы (+17) җирлекләрендә МЭТне арттырсалар, иң күп киметүчеләр булып Иске Сәфәр, Актаныш, Актанышбаш, Әтәс, Мәсәде, Чуракай җирлекләре тора. Район буенча алганда, сыерлар саны да узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 62 башка кимеп, 4877дән 4815кә калган. Күҗәкә (+30), Иске Сәфәр (+24), Усы (+15), Такталачык (+15) җирлекләрендә сөтбикәләр санын арттырсалар, Пучы, Иске Богады, Иске Байсар, Актанышбаш, Татар Суыксуы, Уразай, Чуракай, Аккүз җирлекләрендә, киресенчә, кимегән. Саннардагы бу тикле чуарлыкларны авыл җирлеге башлыклары барлык мәгълүматның да электрон юл белән исәпкә алынуыннан килеп чыккан дип аңлаттылар. Бирелүче белешмәләр дә электрон юл белән башкарылгач, кешенең малын исәпкә алдырмый чарасы калмый.
Быелның беренче кварталында шәхси хуҗалыкларда район буенча 20739,76 центнер сөт сатылган, бу бер сыерга исәпләгәндә уртача 430,73 килограмм тәшкил итә. Иң күп сөтне Пучы, Киров, Такталачык, Иске Сәфәр, Яңа Әлем җирлекләрендә җитештерсәләр, Күҗәкә, Татар Ямалы, Теләкәй җирлекләрендә аз. Районда барысы 9923 хуҗалык булып, бер хуҗалыкка сөт сатудан туры килгән акча кереме 1174 сум 84 тиен тәшкил итә.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сарыклар һәм кәҗәләр саны да кимү күзәтелә. Узган елның 1 апреленә район буенча 24092 баш сарык һәм кәҗә исәпләнсә, быелның 1 апреленә ул 23050не тәшкил итә. Күҗәкә, Чуракай, Актаныш, Теләкәй, Яңа Әлем җирлекләрендә әлеге терлекләрнең саны артса, Уразай, Иске Сәфәр, Татар Ямалы җирлекләрендә, киресенчә, күпләп кимегән.
Хуҗалыклар да сынатмый
Терлекчелек тармагы буенча хуҗалыклар елның беренче кварталын уңышлы төгәлләделәр дияргә була. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовның чыгышында китерелгән саннар шул хакта сөйли. Ләкин карап бетерәсе мәсьәләләр дә бар. 2016 елның 1 апреленә район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, барысы 34364 баш МЭТ исәпләнә.
Хуҗалыклар буенча бу сан 32994 башны тәшкил итеп, 2016 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 434 башка артыграк булып тора. Квартал эчендә "Ташкын" (+142), "Башак" (+55) хуҗалыклары, "Әнәк"(+109), "Актаныш" (+87) агрофирмалары МЭТнең баш саннарын арттыруга ирешсәләр, "Алга" һәм "Нур" хуҗалыкларында аларның саны, киресенчә, кимегән.
Беренче кварталда барысы 3669 баш бозау алынса, 3298 баш терлек реализациягә җибәрелгән. 165 баш терлекнең үлеменә юл куелган. 924 баш сыерның бракка чыгарылуы да белгечләрне уйландырырга тиеш.
- Бракка чыгарылган сыерлар бары тик "Башак" хуҗалыгында гына симертүгә куелып, тиешле авырлыкка җиткәч реализацияләнә. Калган хуҗалыкларга да алардан үрнәк алырга кирәк, - дип басым ясады Дәниф Харисов.
Әлеге урында ул сөт продукциясенә таләпләр артуын, авыру сыерларга кадалган антибиотикларның аның сөте белән бергә барлык савылган сөттә дә күренүен хәбәр итте. Хуҗалык белгечләренә авыру сыерларны аеру, аларның сөтләрен сәламәт сыерларныкына кушмау бурычын куйды. Шулай ук алардан туган бозауларга сәламәт сыерларның гына угызын эчерү максатыннан угыз банклары булдырырга кирәклеген искәртте.
Ел башыннан терлекләрне каплатуга килгәндә, узган ел башы белән чагыштырганда, сыерлар - 70 башка, таналар 66 башка күбрәк каплатылган.
Сыерларны вакытында каплатып, аларның
буазлыкларын тикшерүнең мөһимлеген һәр белгеч белә. 2015 елның октябрь-декабрь айларында район буенча 2173 баш сыер каплатылган булса, шуларның 2050е буазлыкка тикшерелгән һәм 1848е буаз булып чыккан. Нәтиҗәдә 325 баш бозау алынмый калган.
Агымдагы елның беренче кварталында 129304 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2015 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, 6540 центнерга күбрәк. Җитештерелгән сөтнең 120954 центнеры дәүләткә сатылган. Бер сыерга 1161 килограмм туры килә. Хуҗалыкларга бер сыер 22 мең 300 сум акча керткән. Бер центнер сөт җитештерүнең үзкыйммәте 1350 сум булган.
Аерым сөтчелек фермаларының беренче кварталдагы эшчәнлекләре буенча караганда, "Чишмә" хуҗалыгының Ринат Әхмәтов җитәкләгән Аккүз фермасында бер сыерга -1500, "Әнәк" агрофирмасының Юныс Шәрәфиев җитәкләгән Түке фермасында - 1449, Фаязетдин Гыймазетдинов җитәкләгән Әтәс фермасында - 1409, Илдар Газетдинов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында 1384 килограмм сөт саусалар, Тыңламас, Татар Суыксуы, Уразай, Табанлыкүл, Чуракай, Иске Сәфәр, Яңа Әлем, Иске Байсар фермаларында районның уртача күрсәткеченнән дә түбәнрәк сөт җитештерәләр.
Квартал эчендә сөт сатудан барысы 250 миллион 17 мең сум акча кергән.
2016 ел районда ит җитештерү елы дип игълан ителгән иде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бераз артыклык сизелсә дә, әле канәгатьләнерлек дип булмый. Беренче кварталда район буенча 13848 центнер ит җитештерелеп, шуның 12867 центнеры дәүләткә сатылган. Ит җитештерү буенча "Әнәк" агрофирмасы, "Башак", Нур Баян исемендәге, "Тамыр", "Чишмә", СПСК "Агыйдел", "Наратлы" хуҗалыклары яхшы эшләсә, "Нур", "Нигез", "Алга", "Таң" хуҗалыкларында бер терлеккә районның уртача күрсәткеченнән шактый гына түбән дәрәҗәдә ит җитештерелгән.
Терлекләрнең үсеше буенча караганда, " Әнәк" агрофирмасының Рөстәм Миргалимов җитәкләгән Айман фермасында терлекләрдән тәүлегенә 887 грамм, Ирек Гайнетдинов җитәкләгән Күҗәкә фермасында - 885, Фаязетдин Гыймазов
җитәкләгән Әтәс фермасында 806 грамм үсеш бирсәләр, Мари Суыксу, Тыңламас, Шәрип, Карт фермаларында ул 281-500 грамм тирәсендә генә тибрәлә.
Бу елның өч аенда ит сатудан барысы 100 миллион 766 мең сум акча кергән.
2016 елның 1 апреленә район хуҗалыклары буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 350 миллион 579 мең сум акча кергән. Иң күп акча кереме "Әнәк" агрофирмасында. Квартал нәтиҗәләре буенча да "Ат" шушы хуҗалыкка тапшырылды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: