Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

МАЛЫНА КАРАП, ТЕРЛЕКЧЕЛЕГЕНӘ БӘЯ БИРЕП БУЛА

“Чишмә” – үз аягында нык басып торучы хуҗалыкларның берсе. Аларның кайсы тармагын гына алып карасаң да, үрнәк алырдай җирләре күп. 17 декабрь көнне биредә кышка әзерлекне карау йөзеннән оештырылган семинар барышында да күрдек моны.

Киңәшмә хуҗалыкның машина-трактор паркында башланып китте. Аларның барлык техникасы тиешле таләпләргә туры китереп саклауга куелган. Биредә озак еллар инде баш инженер булып, Нияз Шәрипов эшли. Ул барлык техниканы, аларга кирәкле запасчастьларны биш бармагы кебек белә. Ремонт башланыр алдыннан ук кирәкле частьлар юнәтү буенча эш алып бара. 

Тырма, чәчкеч, культиватор ремонтын төгәлләгәннәр. Каток ремонты да төгәлләнү алдында. Зур чыгымнар сорый торган бөртекле ашлык комбайнының берсен ремонтлап бетерергә дә күп калмаган. Бер терлек азыгы әзерли торган комбайн ремонтланган. Икенчесен төзекләндерә башлаганнар. Көзге җир эшкәртү өчен КОС, КСН тибындагы агрегатларны да карыйлар. 

–Хуҗалыкта ремонтка керәсе 12 тракторның өчесе инде кыр эшләренә әзер. Биредә 24 тракторчы-шофер булып, аларның уртача хезмәт хаклары 27 меңне тәшкил итә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев. 

Зур егәрлектәге Массей Фергюсон тракторы белән алты сезон эшләгәннәр иде. Тагын шундый маркадагы бер трактор алганнар. Аны шушы көннәрдә кайтырга тиеш, диделәр. 

Машина-трактор паркы мөдире Илшат Нәҗмиевнең ныклы күзәтүе астында паркта тәртип хөкем сөрә. Алдагы елга аның ихатасын яңартып, әйләндерергә планлаштыралар. Гараж бинасына җылы су көйләгәннәр. Алдагы елда анда машиналарны юу урыны да ясарга җыеналар. 

Авыл хуҗалыгы техникасы, агрегатларны ремонтлау өчен цехларга җылылык урнаштырылган. Эшчеләр кышкы салкыннарда да җылы бинада хезмәт куя. Әлеге хуҗалыкның үзенең эретеп-ябыштыручысы, токаре бар. Токарь хезмәтен күп еллар инде Фәрсия Мусина башкара. Үзләренә кирәкле детальләрне кыру буенча проблемалары юк аларның. 

Ындыр табагы алдында да тәртип һәм чисталык хөкем сөрә. Барлык ашлык складлары да кышка ныклап әзерләнгән. Орлыклар чистартылып, тәртип белән саклауга куелган. 

–Барысы 8 мең  центнер язгы культура орлыклары салып куйдык. Оригинал орлыклар 45 процентны тәшкил итә. Барысы да чистартылган, кондициягә китерелгән, – диде баш агрономнары Янбулат Исламов. – Яңа елдан соң Ульяновскидан бодайның “Экада–113”, борчакның “Юбиляр”, солының “Кентер” дигән сортларын алып кайтырга җыенабыз.  Орлыкка салганнан тыш, аларның сату өчен әзерләнгән ашлыклары да бар. Монысы да хуҗалык өчен зур байлык. 

Терлекчелек тармагын исә барлык хуҗалыкларга да үрнәк итеп китерделәр. 

Бүгенге көндә аларның 1898 баш мөгезле эре терлекләре булып, шуның 450сен савым сыерлары тәшкил итә. Хуҗалык бүген көнгә 10 тоннадан артык сөт сава. Артык зур булмаган хуҗалык өчен бу – зур күрсәткеч. Әлеге уңышларның сере нидә, дигән сорау күпләрне кызыксындырыр. Бу урында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров аңа күпмедер җавап та бирде. 

–Әлеге хуҗалык терлекләргә азык рационын район ветеринария лабораториясе белән киңәшләшеп төзи. Безнең белгечләр тәкъдим иткән рационга нигезләнеп ашаталар. Азыкны миксерда болгатканда да силос, сенаж, салам күләмен шуннан чыгып кушалар. Ә кайбер урыннарда азыкны якын базлардагы сенаж, силос кушып кына болгату очраклары да бар. Болай эшләгәндә тиешле продукция алу шикле, – диде ул.  

Хуҗалыкта азыкның миксерда вакланышы  буенча да таләпләргә туры килә диярлек. Шулай булгач, ризыкның мал ашказанында эшкәртелеше дә яхшы дигән сүз ул. 

Катнаш азык ясаганда кушу өчен кукуруз да алганнар. Азыкка кукуруз кушмасаң, тиешле күләмдә сөт алу турында уйлап та булмый, диде җитәкчеләр. 
Бозаулар тугач та, тешеләргә һәм үгезләргә аерып куела. Яңа туган бозауларны кую өчен 150 клеткалары бар. Яшь бозаулар корма-мама ысулы белән тәрбияләнә. 100 башка исәпләнгән әлеге торактагы бозауларның торышы һәркем сокланырлык. Аслары чиста, бүлмәләре якты. Ылыс ботаклары белән тәэмин ителгәннәр. 

– Безнең яшь бозаулар кыш буе ылыстан өзелми. Бер атнада механизаторлар, икенче атнада терлекчеләр өмәгә чыгып, ылыс алып кайталар. Бу бозаулар өчен бик файдалы, – ди алар.

Терлек культурасы дигән төшенчә дә саклана биредә. Бер генә сыерда да мөгез күрмәссең. Симертү үгезләре исә Михайловкадагы торакта асрала. Аларны да тиешле авырлыкка җиткереп саталар. 5 центнердан да ким булган мал җибәргәннәре юк аларның. Тәүлеклек үсешләре уртача 750-800 граммнан да артыграк. 

Ферма ихаталарында да чиста. Тиресне даими рәвештә басуга чыгаралар. 

– Терлекләренә карап, хуҗалыкның терлекчелек торышына бәя биреп була. Әлеге хуҗалыкның терлекләре сокланырлык. Таналарын да күрдегез. Җитештергән сөтләре дә мактауга лаек, – дип бәя бирде район башлыгы Энгель Фәттахов эшчәнлекләре белән танышкач. 

– Лейкоз буенча эшләүдә дә үзебезнең аерым программа бар. Лейкозлы терлектән туган бозауларны аерым тәрбиялибез. Лейкозга даими тикшереп торабыз. Авыру малларны вакытында яраксызга чыгарабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәфыйк Сәхәбетдинов. 

Хуҗалыкның киләчәккә мөмкинлекләре җитәрлек. Продукция җитештерүдә уңышлары тагы да күбрәк булыр, дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев