Актаныш

Марат Әхмәтов Актанышта

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районы Советының 26нчы чакырылыш утырышында катнашты. Актаныш районында объектлар белән танышуны ул "Нур Баян исемендәге" ҖЧҖ терлекчелек тармагыннан башлады. Хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып ит һәм сөт терлекчелеге тора. Министр бозаулар торагында булды, аларның тукланышы белән кызыксынды. 100 баш бозау...

Реклама

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районы Советының 26нчы чакырылыш утырышында катнашты.
Актаныш районында объектлар белән танышуны ул "Нур Баян исемендәге" ҖЧҖ терлекчелек тармагыннан башлады. Хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып ит һәм сөт терлекчелеге тора. Министр бозаулар торагында булды, аларның тукланышы белән кызыксынды. 100 баш бозау асрала торган торакта бер терлекче эшли, хезмәт хакы да югары - 14 мең сумга кадәр. Әзерләп куелган коры үләннәр сыйфаты ягыннан, министр күңеленә бик хуш килде: "Нәкъ вакытында, яшь килеш җыеп алынган",- дип искә алды ул. "Нур Баян исемендәге" хуҗалыкта дуңгызлар симертү белән шөгыльләнәләр, әмма, хуҗалык җитәкчесе А.Габбасов әйтүенчә, тере малга бәяләр нык төшү сәбәпле, бу тармак зур кыенлык кичерә.
Бозаулату торагында сыерлар һәм бозаулар бергә урнашкан, бозаулар өчен кормомама урнаштырылган.
Тат.Суыксу авылында 1986 елда салынган. ике катлы хастаханә бинасы 2007 елда бина капиталь ремонтка туктатылып, озак вакыт төзекләндерү эшләре тукталып торганнан соң, 2012 елның 29 декабрендә табиблык амбулаториясе буларак, кабаттан үз ишекләрен ачты. Марат Әхмәтов белән әңгәмә барышында табиблар һәм шәфкать туташлары материаль-техник тәэмин ителешнең яхшыруын билгеләп узды. "АльфаМед" системасы ярдәмендә ФАПларның һәм район хастаханәләренең эшчәнлекләрен аавтоматлаштыру максатында тормышка ашырылучы проект белән Тат.Суыксу җирлеге халкына хезмәт күрсәтүче гомумгамәл табибы Чулпан Зиннәтуллина таныштырды. Биредә Марат Әхмәтов, шулай ук, авырулар белән дә аралашты.
Актанышта 2012 елда ачылган чаңгы базасын карады министр, районның оста куллы уңганнары эшләреннән әзерләнгән күргәзмә белән танышты. Соңыннан Актаныш муниципаль район Советы сессиясендә катнашты. Монда төп чыгышны район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев ясады.
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: