Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Марат Әхмәтов: Без авылда эшләүчеләрнең хезмәт хакын шәһәрдәге белән тигезләргә тиеш

Тик авыл хезмәтчәннәренә эш хакын лаеклы итә алганыбыз юк, ди министр. Хезмәт кешесенең кадерен белүнең иң төп чарасы - аңа лаеклы хезмәт хакын вакытында түләү, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Министр "Татар-информ" мәгълүат агентлыгына биргән әңгәмәсендә шул хакта белдерде. "Җитәкчеме, гади...

Тик авыл хезмәтчәннәренә эш хакын лаеклы итә алганыбыз юк, ди министр.
Хезмәт кешесенең кадерен белүнең иң төп чарасы - аңа лаеклы хезмәт хакын вакытында түләү, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Министр "Татар-информ" мәгълүат агентлыгына биргән әңгәмәсендә шул хакта белдерде.
"Җитәкчеме, гади хезмәт кешесеме, без андыйларны онтымаска тырышабыз. Алдынгылар бәйрәмнәрендә, һөнәри бәйрәмнәрдә котлау, хезмәт нәтиҗәләренә карап, дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү, атказанган исеме бирү, Сабан туйларында авыл хезмәтчәннәрен билгеләп үтү - бездәге матур традицияләр. Дөрес, бу юнәлештә, бәлки, җитәрлек эшләмибездер. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә һәйкәлләр куеп, зур дәрәҗәләргә күтәргәнебез юк. Әмма авыл хуҗалыгы министрлыгы урыннардагы территориаль идарәләр, урыннардагы җитәкчеләр белән, халык белән аралашып эшләгәнлектән, бу өлкәдә кулны "пульста тотабыз" дияр идем", - диде Марат Әхмәтов.
"Һәркемгә дә капчык белән алтын да өләшеп булмый. Тик хезмәт кешесенең кадерен белүнең иң төп чарасы - аңа лаеклы хезмәт хакын вакытында түләү. Бу мәсьәләдә безгә бик нык эшләргә кирәк. Без, үз чиратыбызда, авылда эшкә яраклы халыкны күбрәк саклап калырга тырышабыз. Тик авыл хезмәтчәннәренә эш хакын, мин моны берникадәр үкенеч белән әйтәм, лаеклы итә алганыбыз юк", - дип саный министр.
Аның фикеренчә, яшьләр күбрәк шәһәргә китү ягын карый. Шуңа да авыл кешесенә игътибарны арттырырга кирәк.
"Бигрәк тә авылны, анда җитештерүче предприятиеләрне югары йегәрлекле техника белән тәэмин итеп, элек 3-4 хезмәткәр башкарган эшне бер кеше башкарырдай нәтиҗәгә ирешеп, без авылда эшләүчеләрнең хезмәт хакын шәһәрдәге белән тигезләргә тиеш", - дигән максат куя Марат Әхмәтов.
Министр билгеләп үткәнчә, хәзер авыл җирлегендә уртача хезмәт хакы 20 мең сумны тәшкил итә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/30/143538/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев