Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында сөйләде

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре турында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Чараны республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин үткәрде. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген республикада...

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре турында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Чараны республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин үткәрде.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген республикада 1 миллион тоннадан артык яки 1 шартлы башка 18,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Әлеге күрсәткечләр буенча узган елда әзерләнгән күләмне (17,9 центнер азык берәмлеге) узып кителгән.
Марат Әхмәтов белдерүенчә, агымдагы елда 1,8 миллион гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк. Шуның 1,6 миллион гектары - бөртеклеләр. Хәзер икмәк өлгерү алдында тора.
"Быел уракны соңга калып башлыйбыз. Узган ел бу вакытта 1,3 миллион тонна ашлык суктырылган иде инде. Әлбәттә, быел бөртеклеләрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк булачак", - диде министр.
Ул хәбәр иткәнчә, бүген уңыш җыю паркында 3412 комбайн, 1755 данә прицеплы һәм бөртек җыючы трактор, 1144 үзйөрешле чапкыч һәм ургыч, 4345 йөк автомобиле исәпләнелә.
Техниканы уракка уңышлы әзерләү буенча Актаныш, Азнакай, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Буа, Нурлат, Саба, Сарман һәм башка районнар аерылып тора. Шул ук вакытта Әгерҗе, Алексеевск, Менделеевск, Тәтеш, Питрәч, Минзәлә, Баулы, Алабуга, Югары Ослан район хуҗалыкларына зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк.
чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев