Актаныш

Марат Әхмәтовның Актаныштагы сәфәре

3 июнь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районында булып, хуҗалыкларның басулары белән танышты. Марат Готыф улы муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән берлектә басуларны карап йөрде, ахырдан "Башак" хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында...

3 июнь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районында булып, хуҗалыкларның басулары белән танышты.
Марат Готыф улы муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән берлектә басуларны карап йөрде, ахырдан "Башак" хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында барлык хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгына ярдәм итүче оешма- предприятие җитәкчеләре катнашында фикер алыштылар.
Биредә иң элек район лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Харисова сыйфатлы азык әзерләү процессы белән таныштырды. Лабораториядә 2015 елдан яшел азыктагы протеин күләмен билгеләү буенча мониторинг алып барыла башлаган. Шуның нәтиҗәсендә базга салынган азыктагы протеин күләменең 30-45 көннән соң күпмегә кимегәнен белә алганнар.
Болар хакында тыңлаганнан соң, Марат Әхмәтов протеинның 5-10 процентка тикле кимүен базны начар таптау, шуның нәтиҗәсендә массаның кызуы сәбәпле, дип аңлатты һәм быел базларга сенаж салганда яхшылап таптарга кирәклегенә басым ясады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Актанышның игенчелек тармагына бик зур бәя бирде.
- Актанышта бик матур чәчүлекләр. Инде күп еллар дәвамында республиканың игенчелек өлкәсендә бер өлге булып торалар. Күп районнарның аерым матур басуларын карыйбыз. Ә Актанышта тоташ иген диңгезе дияргә була. Дөрес, әле соңгы нәтиҗәгә вакыт җитмәгән. Басуларга шифалы яңгырлар кирәк. Игеннәрне вакытында чәчү, тишелеше, технологик чараларны вакытында эшләү нәтиҗәсендә басуларның бүгенге торышы ул яңгырларны гына көтеп алырлык дәрәҗәдә әле, - ди Марат Готыф улы.
Шул ук вакытта актанышлыларга көндәш булырдай районнарны да атады. Зәй, Сарман, Азнакай, Минзәлә районнарында да бик күп матур, өметле иген басулары булуын әйтеп үтте. Игенчелек белән бергә, Актаныш районында терлекчелек тармагында да яхшы эшләүләрен искәртте.
- Сөт җитештерү буенча Актаныш республика районнары арасында беренче бишлектән төшми. Шушы көннәрдә Кукмара районы рекорд куйды, алар тәүлеккә 200 тонна сөт җитештерә башладылар. Бу әле тарихта булмаган күрсәткеч. Мин моны актанышлылар да алардан калышмасыннар дип әйтәм. Актанышның тагын бер үрнәк ягы: терлек азыгына мөнәсәбәт. Биредә аны терлекчелектән мул продукция алырлык итеп әзерлиләр. Белоруссиядән сатып алган лабораториянең дә тәэсире бардыр дим. Хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрен дә аның белән эшләргә өйрәттеләр. Шушы берничә елда эшләнгән һәм эшләнә торган эшләр мин әйткән тәүлеклек 200 тонна сөт җитештерүгә илтә инде. Үрчем сакланышы, тәүлеклек үсеш тә шушы сыйфатлы азык аша тормышка ашырыла. Кузаклы культуралар белән дә бик матур эшлиләр. Вегетация иртәрәк баргач, республикада терлек азыгы әзерләүгә тулысынча керештеләр. Актаныш та сынатмас дип ышанам, көзге уңыш вакытында кабат очрашырга язсын, - диде Марат Әхмәтов.
Ул шулай ук хуҗалык җитәкчеләрнең сорауларына, үтенечләренә дә җавап бирде. Республиканың авыл хуҗалыгындагы хәлләр белән таныштырды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: