Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Марат Әхмәтов: “Быел Татарстанның бер генә районында да күрелмәгән язгы бодай Актанышта”

“Республика өчен ел шактый катлаулы килде. Татарстанда без өмет иткән рекордлы икмәк инде булмас”, - дип фаразлый Марат Әхмәтов.


Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актанышка килде.  “Актаныш игенчесе” дигән данлыклы исеме булган районыбыздагы урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу йөзеннән  оештырылган эшлекле сәфәр кысаларында Марат Готыф улы хуҗалык җитәкчеләре,  җирлек башлыклары белән очрашты. 


Актаныш җирендә министрны районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов озатып йөрде. Вертолетта очыш ясап, Марат Әхмәтов “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмаларының, “Ташкын”, “Саф”, “Эконом”, “Башак” хуҗалыкларының  көзге кампаниядә башкарылган һәм башкарачак  эшләре белән танышты. 
Иң элек министр “Башак” хуҗалыгының арпа басуында  механизаторлар белән күреште, аларның хезмәт нәтиҗәләре, эш шартлары белән кызыксынды.
Әлеге хуҗалыкның 3 кыр батыры узган ел “Иң яхшы комбайнчы” исеменә лаек булып, диплом һәм ТР президентының 100әр мең сум күләмендәге премиясенә  лаек булган иде. Бүгенге  очрашудан файдаланып, Динар Хәйдәров бу уңайдан республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Быел да югары нәтиҗә күрсәтергә өметләнә “Башак”ның уңганнары. Марат Готыф улы аларга эшләрендә уңышлар теләде. 

Реклама


Марат Әхмәтов хуҗалыкның кукуруза үскән кырлары белән дә танышты. Шунда ук ул урып-җыю чорындагы бүгенге вәзгыятне район активы белән уртага салып сөйләште. 


- Игеннәрегез бик матур. Быел Татарстанның бер генә районында да күрелмәгән язгы бодайны сездә күрдем. Чын, өметле язгы бодай бу, - дип сөенечен яшермәде Марат Готыф улы, - Республикада  Актаныш уңыш күләме буенча әлегә икенче урында бара. Беренчелеккә менә алырмы, юкмы – анысы вакыт эше. Иң мөһиме, икенче урынны югалтмагыз! 
Бүгенге эшлекле сәфәрнең йомгаклау сүзе итеп, Марат Әхмәтов Актаныш районының хуҗалыклары эшчәнлегенә ихластан югары бәя бирде: 
- Актаныш районының быел бик зур тулай җыем  җыйнап алырга мөмкинлеге бар. Куанычын да күрергә язсын. Икмәккә бәяләр шөкер, быел сөендерә. Бодайга гына түгел, арпага да бәяләр югары. Быелгы икмәк район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс хәлен ныгытуга саллы өлеш кертер дигән өметтә калам, - дигән фикерләрен җиткерде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X