Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Марат Әхмәтов: Чәчү тәмамланды, кырларда уңыш формалашу чоры башланды

"Киләсе атнадан печән һәм сенаж әзерләү эшен бөтен җирдә башларга кирәк", - диде министр.

Чәчү кампаниясе тәмамланса да, кырларда эш дәвам итә - уңыш формалаша. ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Уңыш формалашу эше дип без саклау һәм ашламалар кертүне күз алдында тотабыз. Комплекслы эш алып бару, үсемлекләрне ашлап, утау, авырулар һәм корткычларга бәйле берничә мәсьәләне бер вакытта башкаруны мөмкин итә. Әмма һава торышы бездән тормый һәм аяз көннәрне яхшылап эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук бөртеклеләр һәм техник культураларга бәяләр арту ихтимал дип билгеләде. Динамика сизелә башлады. Беренчедән, бүген бөртеклеләрне актив эскпортлау эше бара. Икенчедән, май ахырына, узган ел белән чагыштырганда, 4 млн гектарда әле чәчү эшләре тәмамланмаган.

Шулай ук Марат Әхмәтов Нурлат һәм Аксубай районнарында беренче чабылган үләннәрдән терлеккә азык әзерләү эше башланганы турында хәбәр итте. "Киләсе атнадан печән һәм сенаж әзерләү эшен бөтен җирдә башларга кирәк", - диде министр.  

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар катнашында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев