Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Минутны да әрәм итмиләр

Хуҗалыкларда малларны кыш буе азык белән тәэмин итү өчен ныклы әзерлек бара. "Таң" хуҗалыгы терлек азыгы әзерләүгә 30 майда керешкән иде. Башта Такталачык өлешендә 2720 тонна сенаж салганнар, 226 кип сенаж төргәге кысканнар, 140 тонна печән әзерләгәннәр. 14 июньдә Теләкәй өлешенә күчкәннәр. Без алар янына узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә бардык....

Хуҗалыкларда малларны кыш буе азык белән тәэмин итү өчен ныклы әзерлек бара. "Таң" хуҗалыгы терлек азыгы әзерләүгә 30 майда керешкән иде. Башта Такталачык өлешендә 2720 тонна сенаж салганнар, 226 кип сенаж төргәге кысканнар, 140 тонна печән әзерләгәннәр. 14 июньдә Теләкәй өлешенә күчкәннәр.
Без алар янына узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә бардык. Егетләрнең барысының бергә җыелган вакытына туры килдек. Гөрләшә-гөрләшә төшке аш килгәнне көтә иде алар. Кәефләре шәп күренә. Теләкәй өлешендә агроном Рәсүл Галиев белән хуҗалык икътисадчысы Гөлнур Шәйхуллина да яннарында иде.
Хуҗалыкның Теләкәй өлешендә 360 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр бар. Шуның 50 процентын сенажга салганнар инде.
- Уңышы төрлечә. Бик яхшы җирләре бар. Таулы, чокырлы урыннарда бераз кимрәк, әмма зарланырлык түгел. 100 гектарын печәнгә алдык, 30 гектарын орлыкка калдырдык, - ди 1981 елдан агроном булып эшләүче Рәсүл абый. - Безнең әле, боларга өстәп, 170 гектарда берьеллык үләннәребез бар. Орлык өчен 60 гектарда борчак, 60 гектарда солы чәчтек.
Озак еллар дәвамында биредә хезмәт куйганлыктан, һәрбер басуның үзенчәлеген ныклап белә ул. Теләкәй җирләре таулы урыннары күп булу белән башка хуҗалыклардан аерылып тора. 30-40 гектарлы кечкенә басуларның күпчелеге тау итәгенә урнашкан.
Биредә нык йөрәкле егетләр генә комбайн-тракторларда йөри ала. Үзләре дә яшерми моны. Безнең шикләнебрәк карап торганны күргәч, Рәсүл абый:
- Элек РТС шоферларын, бераз тыңламый торсалар, Теләкәйгә эшкә җибәрәбез дип куркыта торган булганнар, - дип елмайды.
Ә Теләкәй егетләре курка торганнардан түгел. Тау итәгеннән дә тигез басуда йөргән кебек хәрәкәт итәләр. Базга салынасы массаның дымлылыгы таләпләргә туры килсен өчен печәнне ике көн алдан чабып куялар. Аннан соң гына массага турыйлар. Әлеге басуда "ДОН-680" комбайны белән Риназ Идрисов, "Полесье" белән Радик Галиев тураган массаны хуҗалыкның 6 КамАЗ машинасы алмаш-тилмәш ташып тора. Комбайннарга туктап торырга ирек куймый егетләр. Чират торып ташыйлар. Быел гына "ДОН-680" комбайнын иярләүче Риназга өметләре зурдан җитәкчеләрнең. Әтисе, хуҗалыкның гына түгел, районның алдынгы механизаторы Рәвис Идрисов янында кечкенәдән кайнашып үскән егет, Актаныш технология техникумында тракторчы-машинист белгечлеге үзләштереп, армия сафларында йөреп кайткач, хуҗалыкка эшкә чыга.
- Беренче генә елымны эшләсәм дә, миңа ышанып, шушы комбайнны тапшырдылар. Исәбем - сынатмаска. Көнгә 40ар КамАЗ арбасы масса тураклап озатам. Эшемне яратам. Киләчәгемне дә шушы җирдә күрәм, - ди Риназ.
Шунысы сөендерә: хуҗалык механизаторларының күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Алар бәхетләрен читтән эзләмичә, үзләренең туган җирләрендә тапканнар. Әлбәттә, тудырылган хезмәт шартлары һәм түләү дә моңа тәэсир итми калмагандыр.
- Сенаж салуда эшләүчеләргә дә, печән әзерләүчеләргә дә түләү хакында аңлатылды. Эш күрсәткечләре белән таныштырып барабыз. Түләү сыйфатка карап башкарыла. 2нче класслы сыйфатлы булса - 50 процентлы өстәмә, әгәр 1нче класслы сыйфат белән булса, 100 процентлы өстәмә белән түлибез. Баз тулгач, хезмәт хакы исәпләнеп, аңлатып барабыз. Көнгә уртача 1500-2000 сум хезмәт хакы чыга. Терлек азыгы әзерләүчеләргә 5әр центнерлы 5әр кип печәнне бушлай бирдек. Эш ахырында тагын шундый бишәр кип бирәчәкбез, - ди Гөлнур апа.
Механизатор-шоферлар арасында озак еллар хезмәт куючылар да бар. Алар инде ныклы тәҗрибә туплаганнар, яшьләрнең менә дигән киңәшчеләре. Рамил Сәгыйтов шундыйлардан.
- "Таң" хуҗалыгында эшләвемә шактый еллар. Бу КамАЗ машинасын гына да 26 ел иярлим инде. Мәктәпне тамамлагач, армия сафларында йөреп кайтуга эшли башлаган идем. Малларга еллык ризыкны әзерләү өчен тырышабыз. Чөнки акча сөттә бит. 2010 елдагы корылыктан соң, азыкны ел ярымлык, ике еллык итеп әзерлибез. Кыш көне дә туктап торган юк. Гел хезмәттә, - ди ул.
Сенажны яңа гына эшләнгән, агартылган базга салалар. Кайткан массаны Ильяс Әминов белән Слава Абышев таптап торалар.
- Шушы авылда туып үстем. Икенче ел инде К-701 тракторы белән баз таптауда эшлим. Масса әйбәт, коры да түгел, юеш тә түгел. Таләпләргә җавап бирә. Концентратлар да кушабыз. Хезмәт хакын да вакытында биреп баргач, нык яхшы. Киләчәктә дә шушы хуҗалыкта эшләрмен дип уйлыйм, - ди Ильяс.
Җирне яраткан егетләр барда хуҗалыктагы эшләр үз вакытында башкарыла. Димәк, терлек азыгы әзерләүдә дә сынатмаслар, шәт.
21 июньгә хуҗалык буенча 6555 тонна сенаж (шуның 322 тоннасы сенаж төргәге), 161 тонна печән әзерләнгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев