Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

МӨҺИМ ХӘБӘР: Актаныш районы игенчеләре экватор сызыгына җитте

Барлыгы мәйданның 23100 гектары суктырылган.

Актаныш районында  урып-җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 23100 гектарыннан уңыш җыйнап алынган. Бу куелган планның 49,7 проценты дигән сүз. 

20  август көненә  Актаныш районы буенча   арыш - 4210, арпа - 7900, көзге бодай 5770 гектарда алынган.

Район кырларыннан амбарларга барлыгы 80100 тонна ашлык озатылган. Бер гектардан чыккан уртача уңыш 34,6 центнерны тәшкил итә.  

Бүгенге көнгә хуҗалыклар язгы бодайны 1000 гектар мәйданнан 3100 тонна, солы культурасын 1260 гектардан 3528 тонна җыйнап алуга ирешкән. 

Маллар  өчен печән 15300 тонна әзерләнгән, 135300 тонна сенаж базларга салынган. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 19,3 центнер азык берәмлеге туры килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев