Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Мәсәдедә хисап җыелышы узды

Узган елгы эшләргә анализ, агымдагы елга максат һәм бурычлар билгеләүгә багышланган авыл җирлекләренең хисап җыелышлары башланып китте.

Аның беренчесе, 20 гыйнвар көнне Мәсәде авыл җирлегендә узды. Биредә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендәге делегация җирлектәге социаль обьектларның торышы, күпләп мал асраучыларның эшчәнлеге белән танышты. Хисап җыелышы исә Мәсәде авылы мәдәният йортында дәвам итте.

Җирлек районда иң кечкенәләрдән санала. Биредә Бурсык һәм Мәсәде авылларында барысы 163 хуҗалыкта 403 кеше яши. Кеше тормаган 25 хуҗалык бар. Балалар саны аз булу сәбәпле, ике авылда да мәктәп ябылган. Балалар бакчасы да юк. Сер түгел,  җирлек картая. Югыйсә әлеге авыллар табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Тик нигәдер, кеше читкә китү ягын карый. Ә яшәгән халкы үз көнен күрү өчен терлек тота. Күпчелеге симертү терлегенә өстенлек бирә. Сыер асраучылар күп түгел. Моны җирлектә сөт җыючыларның булмавы белән аңлаттылар. Әгәр киләчәктә сыер асраучылар күбәйсә, сөт җыюны оештыруны көйлибез, диде авыл җирлеге башлыгы. Дәүләт программаларында катнашучылар да юк икән биредә. Барысы да терлекне үз көче белән арсый. Рәйхан Галимҗанова әлеге гаиләләргә дәүләт программаларының өстенлеген тагын бер кат аңлатып, катнашырга тәкъдим итте.

Тулырак, газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Comprar Cialis Espana https://abuycialisb.com/# - Buy Cialis Propecia Cost Order Buy Cialis Acheter Cialis Sur Le Net