Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нәфис Сәлимгәрәев авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы гүзәл затларга рәхмәтен белдерде

Актаныш- авыл хуҗалыгы районы буларак билгеле төбәк. Әлбәттә, һәр тармактагы кебек үк биредә дә гүзәл затларыбыз-хатын-кызлар тырыш хезмәтләрен куя. Аларның саны 700 гә якын.

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 8 март бәйрәме уңаеннан тантаналы чара оештырылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев залдагы барлык хатын-кызларны изге теләкләр белән котлаганнан соң игенчелек, терлекчелек, хисап юнәлешендә югары эш күрсәткечләренә ирешкәннәрне бүләкләде. Склад мөдире Илүзә Ханнанова, "Нигез" ҖЧҖ терлекчесе Равилә Имамовага авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсенең мактау кәгазен, "Саф" ҖЧҖ ферма мөдире Алсу Сибгатуллинага авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсенең рәхмәт хатын тапшырды.

- Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Яз белән хатын-кыз охшаш. Алар дулкынландыра, йөрәкләрне җилкендерә, матурлыкка чакыра. Сезне язның беренче бәйрәме белән котлыйм. Без ир-атлар барлык эшләгән эшләребезне сезнең күңел булсын өчен башкарабыз. Сез- безгә илһам бирәсез, рухландырасыз. Сез-безнең иң кадерле кешеләребез. Йөзегездән елмаю китмәсен, гаиләгездә тигезлек булсын, теләгән теләкләрегез тормышка ашсын!- диде Нәфис Әзһәм улы.  

 Нәфис Сәлимгәрәев авыл хуҗалыгында хезмәт куючы хатын-кызларның республикакүләм бәйгеләрдә сынатмыйча, мактаулы урыннарга ирешүләрен билгеләп үтте.   "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зона этабында җиңү яулап, республикакүләмендә дә беренчелеккә ирешкән "Башак" хуҗалыгы савымчысы Миләүшә Хәмәдуллинаның, савымчылар бәйгеләрендә җиде ел рәттән призлы урыннар алган сыер савучыларның районыбызның горурлыгы булуын әйтте. 

Бәйрәм кунаклары- хөрмәтле хатын-кызларыбыз өчен "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле эчтәлекле зур концерт программасы күрсәтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев