Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Наратлы" хуҗалыгы терлекчелектән 83 миллион сум табыш алган

Көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң ике атнага бер тапкыр район хуҗалыкларын караулар оештырыла. Бүген район җитәкчелеге "Наратлы" хуҗалыгының еллык эшчәнлеген күздән кичерде. 

           Көнлек акча кереме- терлекчелектән.

"Наратлы" хуҗалыгының да икътисади нигезен терлекчелек тәшкил итә. 2021 елда хуҗалык 90 миллион сум табыш алган. Шушы сумманың 7 миллионы икмәк сатудан, 19 миллионы  ит җитештерүдән, калганы сөт сатудан кергән.

    2020 ел белән чагышырганда, сөт җитештерү 103 процентка арткан, ит җитештерү дә үсештә- 104 процент.

        Район җитәкчелеге тарафыннан узган елгы семинар барышында мал баш саннарын арттыру бурычы куелган иде, "Наратлы"да максатка ирешә алганнар- терлек санын 107 башка арттырганнар.
          Гомуми күрсәткечләр буенча район хуҗалыклары арасында "Наратлы"  4 нче позицияне били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев