Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 439 миллион сумлык эре төзелеш эшләре башкарылган

Районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләре алга карап эшли. Хуҗалыкларда, агрофирмаларда зур-зур заманча терлекчелек комплекслары, ашлык киптерү заводлары төзелә. 2022 елда төзелеш өчен үзләштерелгән инвестицияләрнең гомуми суммасы 439 миллион сумнан артып китә.

                "Актаныш" Агрофирмасы" ҖЧҖ-ндә 140 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелде. Заманча терлекчелек торакларын сафка бастыруга 71 миллион сумлык инвестиция җәлеп ителде.  2022 елда агрофирмада тагын бер куәтле объект- ашлык киптерү заводы аякка басты. 

                 “Башак” җәмгыятендә 37 милллион сумлык инвестицияләр хисабына 300 терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелде.
      

               “Чишмә” агрофирмасында 500 савым сыерына атап төзелгән терлекчелек комплексының гомуми суммасы 70 миллион сумны тәшкил итә.

                “Чишмә” хуҗалыгында 300 баш терлеккә исәпләнгән яңа комплекс төзелде. Төзелеш һәм җиһазланыш 45 миллион сум. 

                 "Әнәк" агрофирмасында сәгатенә 50 тонна ашлык киптерергә сәләтле ашлык киптерү заводы ачылды. Әлеге объектны сафка бастыру өчен 191 миллион сум акча тотылган. 

               2023 хуҗалык елына да максатлар зурдан. Аларны тормышка ашыру өчен авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләренә, белгечләргә һәм хезмәтчәннәргә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев