Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нәфис Сәлимгәрәев: Һәр аяз көннән, һәр сәгатьтән файдаланып игеннәрне җыеп алырга кирәк

Районыбыз хуҗалыклары урып-җыю эшләренә ныклап кереп бара. Бүген, 4 август көненә район кырларының 5 процентында урып-җыю эшләре башкарылды.

          “14 августка кадәр һава торышы бик уңай тора. Һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп икмәкләрне тиз арада җыеп алсак иде”,- дип районыбыз игенчеләренә мөрәҗәгать итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев. 


               Беренчеләрдән булып комбайнчыларыбыз борчак культурасы мәйданнарына керде. Уңыш игенчеләрне канәгатьләндерә, гектар куәте 29-30 центнерны тәшкил итә.  


-    Бүген 3700 гектар борчакның 1200 гектардагысы суктырып алынды,  3400 гектары теземнәргә салынды. Әле егасы өлеше дә бар, аларын җилләгәч амбарларга алып кайтачаклар,-ди Нәфис Сәлимгәрәев. 


                “Әнәк” агрофирмасына зур өметләр баглый җитәкче. Моңарчы агрофирма комбайнчылары Минзәлә районындагы басуларда урып-җыюда катнашкан, бүгеннән 19 комбайн да Актаныш кырларында хезмәт куя башлый. “Нигез”,  “Нур” , “Чишмә”, “Таң”, “Тамыр” хуҗалыкларында да урып-җыю эшләре оешкан төстә дәвам итә. Иртә яздан тамырдан тукландыру, яфрактан тәрбияләүгә зур әһәмият бирүче хуҗалыкларда күрсәткечләр бик сөендерә. Мәсәлән, “Алга” хуҗалыгында арпа культурасы гектарыннан 51 центнер уңыш биргән.

              Арыш, арпа белән беррәттән көзге бодай мәйданнарына да керүче хуҗалыклар бар. Шунысы куанычлы, көзге бодайның уңыш күләме башка культуралардан елдагыча аерылып тора. Аның уртача уңышы 55-70 центнерга җитә.

                     Бүгенге кыр корабларының мөмкинлеге искиткеч. Көненә 220 гектар мәйданннан уңыш җыярга сәләтле алар. Әлбәттә, мондый шартларда районыбыз игенчеләре кыска вакытта урып-җыюга нокта куя ала. Бүген аларның эшчәнлекләре белән Актаныш районы җитәкчесе Ленар Зарипов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев та танышып чыгарга ниятли. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев