Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

НИ ХӘЛЕҢ БАР, КЕШЕМ?: Уңышлар артында – тырыш хезмәт

Бөртеклеләрдән иң югары уңышны быел “Нигез” хуҗалыгы басулары бирде.

Аларда уртача уңыш бер гектарга 63 центнерны тәшкил итте. Көзге бодайларының уңышы бер гектарга уртача 67 центнер булган. Артык зур булмаган хуҗалык әлеге уңышка ничек ирешкән соң? Гомумән, бүгенге көндә ул нинди сулыш белән яши? Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан без әлеге хуҗалыкта булып кайттык. 

– Хуҗалыкта бөртеклеләр 600 гектар мәйданда игелгән. 150 гектар рапс, 200 гектар кукуруз да үстергәннәр. Югары уңыш алу өчен хәстәрлекне көздән үк күрергә кирәк, – ди баш агрономнары Рузил Зәкиев. 

– Көздән җирне тиешле агротехник таләпләргә туры китереп эшкәртүгә басым ясыйбыз. Кайсы культураның кайсы басуга чәчеләсе шул вакытта ук хәл ителә. Һәм культура төренә карап, җирнең тирәнлеге көйләп эшкәртелә. Яз көне чәчүне иртә оештыруның да әһәмияте зур. Орлыкларны авыруларга каршы микроэлементлар белән агулап, биопрепаратлар кушып, бер гектарга физик авырлыкта 1 центнер исәбеннән ашлама кертеп чәчтек. Үсемлекләр тишелеп чыккач бер гектарга центнер ярым исәбеннән азотлы ашлама белән тамырдан тукландырылды. Вегетация чорында бодайларга өч тапкыр яфрактан азотлы ашлама кертелде, – ди ул.

Үз вакытында корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртү дә үз нәтиҗәсен биргән. Бодайларының шактые 3 класс таләпләренә туры килү – шуның ачык мисалы. 

Хуҗалыкның өч комбайны булып, комбайнчылар: Идгар Мирзамөхәммәтов, Радик Шәехморзин, Рөстәм Вәлитовларның көнне-төнгә ялгап хезмәт куюлары нәтиҗәсендә басулардан барысы 50 мең центнер күләмендә тулай җыем җыеп алынган. Егетләр суктырган бөртекләрне шоферлар Зәет Фарсиев, Зөлфәт Мистаков, Илдус Сәлахов, Ильмир Шәемовлар КамАЗ машинасы белән ындыр табагына ташыган. Кайткан икмәк үз вакытында складларга урнаштырылган. Үзләренә кирәк кадәресе орлыкка салынган. 

Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә дә ныклы игътибар бирелә. 550 гектар мәйданда люцерна, 150 гектарда берьеллык үләннәрдән, борчактан барысы 5 мең тоннадан артык сенаж ике базга һәм бер курганга салынган. Ике мең кип салам, алты йөз кип печән әзерләнгән. 

Бүгенге көндә кукуруздан силос салу белән мәшгульләр. 

– Кукурузны алуга 25 сентябрь көнне керештек. Массасы гектарына 450 центнер тирәсе чыга. 60 гектар тирәсен карнажга алачакбыз. Анысының өлгергәнен көтәбез, – ди Рузил Зәкиев.   

Силос салуда ДОН-680 турагыч комбайны белән Илхас Әхмәтдинов һәм Дилфас Зарипов тураган массаны урып-җыю чорында икмәк ташуда катнашкан егетләр базга кайтара. Аларга 
ГАЗон-NEXT машинасы белән Рафис Шәкүров,  МТЗ-1221 тракторлары белән Артур Маликов, Эльмир Вәлиев, Фидүс Шәкүровлар да ташуда булыша. 

– 1994 елда Актаныштагы СПТУны тәмамлаганнан соң хуҗалыкта эшли башладым. Башта шофер булып хезмәт куйдым. 2002 елдан бригадир итеп билгеләделәр. Терлек азыгы әзерләү чорында шушы турагыч комбайнга утырам. Сенаж, силос салуда катнашам. Хезмәтемне яратып башкарам. Көнгә 71әр арба масса турыйм, – ди Илхас. 

Ильмир Шәехов исә Актаныш технология техникумының 4 курсында белем ала. Әмма җәйге каникул, көзге гамәли күнекмәләре вакытында үзенең туган авылы Аешта хезмәт куя. Егеткә ышанып КамАЗ машинасы тапшырганнар. 

– Урып-җыюда икмәк ташыдым, хәзер силос салуда катнашам. Эшемне яратам. Хуҗалыкка да файда, үземә дә, – ди егет горурлык хисләре белән. 

Егетләр ташыган массаны базда К-701 тракторы белән Марсель Сәрвәров һәм МТЗ-1221 тракторы белән Данис Дәүлиев таптап тора. 

Чәчү вакытына туры китереп 120 гектар мәйданда көзге бодай һәм 122 гектарда арыш чәчкәннәр. Бүгенге көндә шул уҗымнарның 160 гектарына ашлама кертәләр. Бу эшне МТЗ-1221 тракторына агромастер чәчкече тагып, Эльмир Вәлиев башкара. 

Көзге җир эшкәртү 800 гектарда планлаштырылган булса, аның 200 гектар тирәсе генә калган инде. Кукуруздан бушыйсы басулар ул. 

– Әлеге эшне төнлә генә эшли алабыз, чөнки көндез тракторлар силос массасы ташуда, – ди агроном. 

Рамил Муллахмәтов белән Рөстәм Гарифҗановлар тракторлар масса ташудан туктауга, төнгә басуларга ашыга. Ныклап туңдырганчы җирне дә эшкәртеп бетерү максатлары. 

Игенчелек белән рәттән, терлекчелек тармагында да тулы эш бара. Бүгенге көндә барлык терлекләр дә җәйләүләрдән кайтып беткән. Тораклар тиешле әзерлек белән малларны каршы алган. 

Хуҗалыкның 1350 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуның 470 башын савым сыерлары тәшкил итә. Көнлек савым 6 тонна тирәсе. Бер сыерга 17 килограмм туры килә. Әлеге сөтбикәләрне 7 савымчы сава. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Фәһим Гарифҗанов, аеруча, Илсөяр Яһүдина, Гөлназ Шагалиева, Эльвира Имамова, Нәсим Сабирҗановларны мактап телгә алды. 

Симертү төркеме маллары тәрбияләүче Растислав Михайлов карамагында 174 баш үгез булып,  алардан тәүлегенә 1 килограмм 40 грамм үсеш ала. 

Теше маллар караучы Фидәил Маликов, Геннадий Никонов, Динар Нуретдинов, Ильмир Вилдановлар, яшь бозаулар караучы Алмаз Хәйбиев, Гөлнур Хафизова, терлек азыгы таратучылар Хәлил Гаскәров белән Вадим Ашанинның  да тырыш хезмәтләре мактауга лаек. 

Терлекчелектән югары продукция алуда иң мөһим рольне сыйфатлы азык үти. 

– Сенаж базлары ачылды. Аларның икесенең пробаларын лабораториягә төшердек. Беренче класс сыйфатка ия дигән нәтиҗә килде. Өченче базныкын да төшерәбез, – диде Фәһим Гарифҗанов.   

Алга карап эш итүче җитәкче, яхшы белгечләр, туган җирен, хезмәтен яратучы хезмәткәрләр булганда уңышлар да гел артуга ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев