Актаныш

“Ничек оялмыйсыз!..“

Шушы көннәрдә "Нива" ҖЧҖнең "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә узган хисап җыелышында хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Хәбибуллин тарафыннан хезмәткәрләренең караклыгына ачынып әйтелгән сүзләр бу. - Хезмәт хакы да зур булсын, өйгә дә күп кайтсын!..Урлашу хуҗалыкка зур зыян сала, -дип, киләчәктә хезмәт дициплинасын ныгыту зарурлыгын ассызыклады ул. Хуҗалыкта бүгенге көндә 147 кеше хезмәт куя....

Реклама

Шушы көннәрдә "Нива" ҖЧҖнең "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә узган хисап җыелышында хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Хәбибуллин тарафыннан хезмәткәрләренең караклыгына ачынып әйтелгән сүзләр бу.
- Хезмәт хакы да зур булсын, өйгә дә күп кайтсын!..Урлашу хуҗалыкка зур зыян сала, -дип, киләчәктә хезмәт дициплинасын ныгыту зарурлыгын ассызыклады ул.
Хуҗалыкта бүгенге көндә 147 кеше хезмәт куя. Сер түгел: читтән килеп бераз эшләп кире китеп югалган кешеләр дә бар. Сәбәбе гади-һаман да шул эчүчелек. Хәмер сөремендә йөргәннең уенда нинди дә булса эш кыру була алмый, кайда нәрсә хуҗасыз ята - шуны караса гына. Шул сәбәпле быелгы урып-җыю да соңарды, амбарда эш тоткарланды, зур көч түгеп хәстәрләнгән терлек азыгы да тиешенчә кулланылмады. Хәер, җитәкче сүзләренә караганда, хезмәтне көйләүче белгечләр дә тиешенчә эшләп бетермиләр:
- Үз инициативалары җитми, компьютер, ягъни мәгълүматлаштыру технологияләре белән эшли белмиләр, кичәге тормыш белән баралар, - ди ул. Билгеле ки, хуҗалыкта эш кырган белгечләрнең күбесе пенсия яшендәгеләр, шулай булгач, алардан нинди дә булса яңалык көтү урынсыздыр, дип саныйм. Эш җаен белмиләр дип әйтәсем килми, киресенчә, тәҗрибәләре зур, әмма бүгенге яшәеш, хуҗалык итү искелектән арынып яңадан-яңа белем үзләштерүне таләп итә.
"СПТУга китәләр дә, бозылып бетәләр"
Мәктәп һәм аннан соңгы белем бирү учреждениеләренең яшьләргә тиешенчә тәрбия бирмәве, ягъни авылга карата мәхәббәт, ихтирам хисе тудырмавы хакында әйтелгән гаеп сүзләрен мондый җыелышларда тәүге ишетүем түгел. Белмим, бәлки бераз хаклык та бардыр, әмма авылда калырга уйлаган яшьләр, эше, тиешенчә хөрмәте булса, читтән бәхет эзләми. Һөнәр лицеен тәмамлаганнарның күбесе авылга, хуҗалыкка кайтып төпләнә. Моңа инде нигез уку барышында ук, гамәли практика чорында ук салына. Бозылганы, билгеле, бозыладыр, яшьләрнең төрлесе була, әмма, минемчә, белем бирү учреждениеләрен балаларны бозуда гаепләү дөрес түгел. Ничек кенә булмасын - төп тәрбияне гаиләдә ала ул. Көн-төн хуҗалыкта 3 тиенгә бил бөгеп, интегеп, нужада яшәгән ата-анасын күреп үскән бала, хәер, авылга әйләнеп тә карамас.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 8 февраль, 2013 10 (9756) санында
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: