НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ?: Чалманаратлылар чыбыркыны электр-көтүчегә алмаштырды
Быел исә КФХ хуҗасы чыбыркысын электр-көтүчегә алыштырырга карар кылган. Авыл халкы белән дә киңәшкән ул. Нәтиҗәдә, авыл көтүе белән хуҗалык көтүе шушы җайланмага тапшырылган.
Сыер, сарык көтүләре - авылның тормышын, халыкның яшәү дәрәҗәсен билгели торган үзенә күрә бер күрсәткеч: көтү чыга икән, димәк, халык мал асрый, авыл яши.
Тик соңгы елларда көтүче чыбыркысының шартлавы ниндидер бер тансык авазга әверелеп бара – ишетелми ул күпчелек авылларда. Маллар санының кимүе нәтиҗәсендә көтүләр дә бетеп бара. Кайбер җирлекләрдә көтүгә йөргән мал башын бармак белән генә санарлык. Ә көтүчеләр исә бөтенләй юк диярлек. Авыл халкы ике атна саен көтү көтү яклы түгел. Эш яшендәге кешеләр ун көн саен эштән китеп, озын көн буе кояш астында ята алмый шул.
Шуңа күрә дә халык малларын бетерүгә үк барып җитә – мәшәкате юк. Әмма арада авыл- мал җанлылар да бар бит әле. Алар җан-фәрманга көтүләрне саклап калырга тырыша.
Чалманарат авыл җирлегендә крестьян-фермер хуҗалык булып оешкан Яппаровлар да әнә шундыйлардан. Бүген аларның хуҗалыгында 24 баш савым сыеры исәпләнә. Башка елларда аларның маллары авыл көтүенә кушылып йөргән. Чират белән барган көтү Ралиф абыйларга килеп җиткәч, билгеле, алар атналар буе көтү көтәргә тиеш булган. Кеше яллап, көнлек акча бирә-бирә үткәргән алар көтү чиратын.
Быел исә КФХ хуҗасы чыбыркысын электр-көтүчегә алыштырырга карар кылган. Авыл халкы белән дә киңәшкән ул. Нәтиҗәдә, авыл көтүе белән хуҗалык көтүе шушы җайланмага тапшырылган. Шунысы игътибарга лаек, 29 мең сумга төшкән элекр-көтүче җайланмасы өчен Яппаровлар авылдашларыннан акча да алмаган.
- Электр-көтүченең файдасы сизеләме соң?, - дип сорыйм Исфәрия ападан.
- Сизелә, әлбәттә. 29 мең шактый сумма кебек тоелса да, утырып исәпләгәч, җайланманың күпкә отышлырак икәненә төшенәсең.
Ялланган көтүчегә көненә кимендә мең сум акча бирергә кирәклеген уйласың, бер көтү чиратын үткәрү дә шактый бәягә баса шул – бәхәсләшү урынсыз.
- Заказ биреп, электр-көтүчене кайтарттык. Көтүлек җирен махсус тимерчыбык белән әйләндереп алдык. Ул чыбык аша җиңелчә ток уза. Сыерлар читкә китә башласа, шул чыбыкка эләгә, куркып, көтүлектән башка читкә тайпылмый. Бер көтү җирендә ашарга беткәч, электр-көтүчене икенче җиргә күчерәбез. Аккумулятор ярдәмендә чыбык¬ларга ток җыелып тора, - дип, җайланманың эшләү механизмы белән таныштырды хуҗалар.
Бүген Аръяк Чалманаратта мондый яңа төр көтүгә 50гә якын сыер йөри. Беренче көннәрдә бөтен авыл белән сыерларны күзәтүләренә үземә дә шаһит булырга туры килде. Ә аннары сыерлар тәки кабул итте бит элект-көтүчене. Чалманартның көтүлек җирләреннән үткәндә чыбыркы шартламый шартлавын, әмма да ләкин сыерларның уртлап йөрүен күргәч, күңел сөенә. Яши бит Чалманарат, җан-фәрман сыйлы тормышта яшәргә омтыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев