Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Нигез”нең нигезе ныклы

16 апрель көнне Аеш авылында "Нигез" хуҗалыгы оешуга 25 ел тулу уңаеннан истәлекле чара үткәрелде. Бу тарих өчен артык күп вакыт булмаса да, кеше гомере белән исәпләгәндә шактый. 25 ел эчендә бик күп эшләр башкарырга була. Кичә барышында аларның шактыена тукталып, искә алынды. Элеккеге колхозларның бер исемнән икенчесенә күчү очраклары...

16 апрель көнне Аеш авылында "Нигез" хуҗалыгы оешуга 25 ел тулу уңаеннан истәлекле чара үткәрелде. Бу тарих өчен артык күп вакыт булмаса да, кеше гомере белән исәпләгәндә шактый. 25 ел эчендә бик күп эшләр башкарырга була. Кичә барышында аларның шактыена тукталып, искә алынды.
Элеккеге колхозларның бер исемнән икенчесенә күчү очраклары тарихта еш кабатлана. Аеш авылы да заманында үзе аерым хуҗалык булган. Колхозларны эреләндерү башлангач, аны Кәзкәй белән кушып, Ленин исемендәге хуҗалыкның бер бригадасы итеп калдырганнар. 1991 елның апрель аенда исә Ленин исемендәге хуҗалыктан аерылып чыга һәм шушы исемне йөртә башлый. 2006 елдан "Нигез" ҖЧҖ итеп үзгәртелә. Хуҗалык оешканнан бирле аның белән Дамир Җәлилов җитәкчелек итә.
Мөстәкыйль хуҗалык булып яши башлаган вакытта шактый гына авырлыклар кичерергә туры килә. Иң кырыйда урнашкан авыл буларак, биредә халыкка яшәү өчен бернинди дә шартлар тудырылмаган була. Иң үзәкләренә үткәне, мөгаен, юлсызлык булгандыр. Моны җитәкче үзе дә яшерми.
- Мин биредә 1991 елның апрель аенда эшли башладым. Юллар юк. ВАЗ машинасы белән Кәзкәй борылышына тикле киләм, аннан Белорусь тракторы белән каршы чыгып алалар иде, - дип елмая Дамир Җәлилов.
Социаль обьектларның да барысы да диярлек тузган, электр баганалары аварга тора.
Иң беренче эш итеп, җитәкче авылның киләчәген кайгыртуны, халкына уңайлы яшәү шартлары тудыруны максат итеп куя. Эшне яңа бина төзүдән башлыйлар. Бирегә мәктәп, балалар бакчасы һәм хуҗалык идарәсе сыена. Аннан әкренләп авыл араларындагы юлларны җәяүлеләр дә, техника да йөрерлек хәлгә китерәләр. Электр линияләрен алыштырып, йортларны электр белән җылытуга көйлиләр. Әкренләп хуҗалык булышлыгы белән эшчеләре яңа йортлар да сала башлый. Авылга газ кертелә.
Бүгенге көндә Аеш авылы районда иң төзекләрдән санала. Уты, суы, газы кергән, элемтә эшли. Яшәү өчен шартлары бер дә шәһәрнекеләрдән калышмый. Күптән түгел биредә җәмәгать үзәге сафка бастырылды. Шактый гына өстәмә чыгымнар сорый торган авыл уртасындагы агач күперне дә заманча итеп, үзгәртеп эшләп, куллануга тапшырдылар.
Шушы 25 ел эчендә баштан ук фермалар төзүгә, күп итеп техника алуга, төзелешкә игътибарны юнәткән булсам, хуҗалыкның икътисади үсешенә әйбәтрәк булган булыр иде. Ләкин без андый максат куймадык. Иң беренче халыкның яшәү шартларын
яхшыртуны күздә тоттык, - ди ул.
Дамир Җәлилов алдынгы карашлы җитәкче буларак, һәрдаим эзләнүдә. Хуҗалыктагы эшче көчләрнең хезмәтләрен җиңеләйтү максатыннан һәрвакыт алдынгы технологияләр кертү яклы. Шушы ният белән бозауларны тәрбияләүдә автомат агрегаты куллана башлаганнар. Ферма, машина-техника паркы ихаталары, ындыр табагы аллары каты өслек белән түшәлгән. Елның нинди фасылы булуга карамастан, эшчеләр чистадан эшкә киләләр.
Хуҗалыкның матди-техник базасын ныгыту буенча да ныклы эш алып барыла. Ел саен техника яңартылып торыла. Хезмәткәрләргә хезмәт хаклары айныкы айга вакытында түләнеп барыла.
Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча "Нигез"ҖЧҖ ел саен алдынгы урыннар яулап, район һәм республика җитәкчелегенең Дипломнары белән
бүләкләнә. Аларның инде төгәл генә исәбе дә юк. Шулай ук Министрлар кабинетының, Республика Президентының Рәхмәт хатлары да коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ә җитәкчеләре Дамир Әмин улы - "ТР каршындагы казанышлары өчен" медале һәм ордены иясе.
Дөрестән дә, коллектив бердәм һәм тату. Биредә читтән килеп эшләүчеләр дә, читкә китеп эшләүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Шуның өчен дә һәркем үзебезнеке һәм үзебезгә дигән максат белән эшли. Эшләгән кешенең кадерен дә беләләр. Бик күпләр мактаулы исемнәргә лаек булганнар. Кичәне бик матур, һәм тарихи фактларга дәлилләп алып барган китапханәче Рисәлия Нурлыгаянова аларны санаган вакытта, үзеннән-үзе кечкенә генә авылдан шул тикле кеше хөрмәткә лаек булгач, бу җитәкченең аларны бәяләве дип уйлап утырдым.
- Кечкенә хуҗалык булгач, дәүләт ярдәме дә шул җирләргә карап бирелә. Киләчәктә арпа, бодай, ит, сөт сатып кына хуҗалыкны алга җибәреп булмас, мөгаен. Җитештерүнең яңа формаларын табарга туры килер, - ди киләчәкне кайгыртучы җитәкче. - 25 ел эчендә ирешкән уңышлар минем генә хезмәт түгел, бу - хуҗалыкта хезмәт куючыларның бердәм тырышлыгы. Рәхмәт сезгә.
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан авылдашлары, күренекле композитор Илгиз Закиров үзенең туганнары белән бик матур концерт программасы күрсәтте. Зал тулып килгән халык аларның һәр чыгышын алкышларга күмде. Гади, үзара аралашуга корылган мондый чара авылдашларны тагын да бер-берсенә якынайтты.
Илдус Закиров, Аеш авыл җирлеге башлыгы:
- Без ел саен туганнар белән җыелып концерт куябыз, халыкны ял иттерәбез. Быел ул хуҗалыкның 25 еллыгына туры килде. Дамир Җәлилов җитәкчелек иткән чорда халыкның яшәү шартларын яхшыртуга бик күп көч куелды. Хезмәткәрләргә бөтен уңайлыклары булган 50гә якын йорт төзелде. Дамир Әминовичка киләчәктә дә эшендә уңышлар телим.
Илгиз Закиров, композитор:
- Мин шушы авылда туып үскән кеше. 1971 елларда читкә чыгып киткән идем. Аннан соң күпме вакыт узды. Авылыбыз күзгә күренеп матурлана, төзекләнә. Дамир Әминович бөтен көчен авылыбызны саклап калуга юнәлдерде. Киләчәктә дә авылыбыз яшәсен, тагын да ныграк матурлансын дигән теләктә калам. Олыгайган саен күңел барыбер туган якка ныграк тарта. Шуның өчен дә ел саен концерт программасы белән авылдашларны сөендерергә тырышабыз.
Фәридә Хөрмәтова, пенсионер:
- Безнең хуҗалыкта 112 пенсионер бар. Дамир Җәлилов безне беркайчан онытмый, истәлекле даталар уңаеннан һәрвакыт күчтәнәч каплары өләшә. Хуҗалыкка 25 ел уңаеннан да ул безне буш калдырмады. Аңа барлык пенсионерлар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Гаиләсенә иминлек, киләчәк хезмәтендә дә уңышлар телибез.
Фәйрүзә Гарифҗанова, Нефтекама шәһәреннән:
- Авылга һәрвакыт ашкынып, әтиебезнең, туганнарыбызның хәлен белергә кайтабыз. Авылның шулай төзекләнүенә сөенеп йөрибез. Үземнең энем Фәһим дә "Нигез" хуҗалыгында озак еллар зоотехник булып эшли. Алдагы көннәрдә дә аларга хезмәт уңышлары юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев