Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ният бер – югалтуларсыз җыеп алу

Соңгы вакытларда һава торышы көйсез торса да, республикада урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Урып-җыю кампаниясенә күзәтчелек итү максатыннан, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов районнардагы басулар белән танышып йөрде. 3 август көнне ул безнең районда да булып, хуҗалыкларның басуларын карады һәм югары бәя бирде. Татарстан бик күп икътисади күрсәткечләр буенча лидер регион...

Соңгы вакытларда һава торышы көйсез торса да, республикада урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Урып-җыю кампаниясенә күзәтчелек итү максатыннан, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов районнардагы басулар белән танышып йөрде. 3 август көнне ул безнең районда да булып, хуҗалыкларның басуларын карады һәм югары бәя бирде.
Татарстан бик күп икътисади күрсәткечләр буенча лидер регион булып тора. Җирлекләрдәге авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр исә үзләренең продукциясе белән бөтен республиканы туендыра ала.
Республикада эшләп килүче Президент программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары да бар. Шуның ярдәме белән безнең районда да күп кенә эшләр башкарыла. Алар хакында тулырак аңлатуын үтенеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовка мөрәҗәгать иттек.
- Президент программалары арасында соңгы елларда авыл хуҗалыгына кагылышлылары да күбәю безне, әлбәттә, сөендерә. Иң элек, ул авыл җирлегендә хезмәт куючы яшь гаиләләргә, белгечләргә йорт җиткезү буенча башланып киткән иде. Ул ике юнәлештә алып барылды. Районда бик күп мәйданда торак йортлар тапшырылды. Шуның нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар үзләренә дәүләт тарафыннан игътибарны тойдылар. Ә инде бу, үз чиратында, районыбыз күрсәткечләрендә турыдан-туры чагылыш тапты. Икенчесе - хуҗалыкларның финанс хәлләренең авырлыгын исәпкә алып, узган ел терлекчелек торакларын яңарту буенча программа кабул ителде. Шул ук вакытта сенаж, силос траншеяларын төзү буенча да программа эшли башлады.
Узган ел аның буенча 22 миллион сум акча алган булсак, быел ул бераз кимеде, 15 миллион сум күләмендә булды. Шушы программаларга узган ел 10 ферма һәм 8 баз кергән иде, алар тулы куәтенә төзелеп, вакытында куллануга тапшырылдылар. Сөтчелек тармагында узган елга караганда 105 процентка үсеш бар икән - шушы торакларның, силос, сенаж базларының әһәмияте булды дияргә кирәк. Быел да шушы программа нигезендә эшлибез. Кайбер фермаларда төзелеш ахырына якынлашып килә. Аларын да уңышлы гына тапшырырбыз дип ышанабыз. Шул ук вакытта, авыл кешесенең тормышына бәйле рәвештә, гаилә фермалары, үз эшен башлаучы фермер, мини фермер программалары буенча да районда җанлы эш алып барыла. Авыл җирлегендә яшәүче кешегә дә бүген тормыш итү кызыклы, дәүләтебез ярдәменнән ташламый.
- Райондагы урып-җыю эшләренә дә тукталып китсәгез иде.
- Ныклап анализлап караганда, соңгы елларда урып-җыюда бераз авырлыклар килеп чыкты. Бу - игеннәрнең тигез өлгермәве белән бәйле. Май һәм июнь айларындагы кызу һава торышы игеннәрнең өлгерешен бераз куса да, июль аендагы яңгырлар аларның кабаттан яшәрүен барлыкка китерде. Шунысы куандыра: быел көзге бодай бик яхшы өлгерде. Арыш соңрак өлгерде. Арпа мәйданнарына кереп китә алмыйча торабыз. Ә гомумән алганда, район урып-җыю кампаниясенә бик яхшы әзерлек белән килде. Соңгы мәгълүматларга караганда, без гектар көче буенча республикада лидерлар рәтендә барабыз. Урып-җыюны төгәлләгәндә дә бу күрсәткечне югалтмаска иде. Моңа тулы мөмкинлегебез бар. Әле көзге бодайны суктык. Уңышы начар түгел. Гектарына 30, 40 центнердан югары уңыш бирүче басулар барлыкка килде. Сыйфаты да узган елгыдан яхшырак. Язгы бодай да начар булмас дип өметләнәбез.
- Урып-җыю барышында да дәүләттән ярдәм сизеләме?
- Әлбәттә, сизелә. Без инде 40х60 программасы буенча техниканы шактый гына яңартуга ирештек. Икенчедән, ягулык-майлау материаллары белән дә дәүләт ярдәм итеп тора. Язгы кыр эшләре, терлек азыгы әзерләү чорында да, урып-җыюда да безгә ягулык-майлау материаллары бүлеп бирелде. Рөстәм Миңнеханов, килгәч, көзге кыр эшләренә дә ашлама белән ярдәм итәчәкбез, дип сөендерде. Бу хуҗалыкларга икътисади хәлләрен яхшыртуга булышачак дип өметләнәбез.
Урып-җыюның барышы белән якыннанрак танышу максатыннан, безнең иҗат төркеме "Саф" хуҗалыгында да булып, комбайнчылар, механизаторлар белән аралашты.
Әлеге хуҗалыкта быел 3300 гектар мәйданда бөртеклеләрне урып-җыясы бар. Шуның 900 гектары көзге культуралар булса, 2275 гектарын язгы культуралар тәшкил итә. Көзге культураларның 150 гектары - арыш, 790 гектары көзге бодай икән.
- Без көзге урып-җыю эшенә 25 июльдә керешкән идек, - дип эшчәнлекләре белән таныштырды бригадир Булат Гыйльфанов. - Башта көзге бодайны суктырып алдык. Уңышы бер гектарга уртача 27-28 центнер. Аннан соң борчакны суктырдык. Анысының уңышы уртача 23 центнер. Шунысы куандыра: дәүләт һәрвакыт ярдәм итә. Яз көне ашлама белән булышкан иде, урып-җыюга ягулык-майлау материаллары бүлеп бирде. Әле икмәккә дә субсидияләр булыр, дип сөендерделәр.
Бүгенге көндә 43 гектарлы көзге бодай басуында эш кайный. Механизаторларның күңелләре күтәренке. Дүрт Дон-1500, бер Акрос комбайны кырдагы икмәкне суктыра, ә КамАЗ шоферлары аны ындыр табагына өзлексез кайтарып тора. Комбайнчылар арасында озак еллар эшләгән, тәҗрибәлеләре дә, быел гына әлеге куәтле техниканы иярли башлаганнары да бар. Ләкин барысын да бер - икмәкләрне һава торышы мөмкинлек биргән вакытта югалтуларсыз җыеп алу теләге берләштерә. Шуның өчен дә озаклап туктап торуны күз алдына да китерми алар. Эшкә нык булсалар да, әңгәмә корырга кыенсындылар. Кыр кораблары белән икмәк диңгезенә кереп чумдылар. Шулай да, быел гына комбайн иярли башлаган Ильяс Конафиев белән сөйләшү мөмкинлеген таптык.
- Мин кечкенәдән үк әтием янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Әлеге техниканың барлык серләренә аннан төшендем. Быел инде үземә ышанып комбайн тапшырдылар. Комбайнчылар бер-беребез белән дус-тату булып эшлибез. Көнлек норманы үтәп барырга тырышабыз. Техника ватылса да, аны тиз арада сафка бастырып, кире кырга чыгабыз.
Уңганнар әлеге басуда эшләрен төгәлләгәч, арыш басуына кереп китәчәкләр.
Ындыр табагында да тулы көченә эш кайный. Кырдан кайткан икмәкне хезмәткәрләр киптереп, урнаштырып баралар.
Көннәр матур торса, техника ватылмаса, "Саф" хуҗалыгы хезмәтчәннәре көзге урып-җыюны август ахыры, сентябрь башына төгәлләргә ниятлиләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев