Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Әнәк” агрофирмасы Цифрлаштыру елында язгы чәчүне датчиклы техника белән башкарачак

Цифрлаштыру елын «Әнәк» агрофирмасы ныклы әзерлек белән каршы ала. Быелгы язгы чәчүне “Агросигнал” программасы урнаштырылган техникалар белән башкарып чыгачак. Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/ashlykny-yaa-kapkadan-kertchklr

-Безнең басуларны үлчисе, машина-тракторларның кайсы басуга барганын, каян кайтканын, күпме чәчү чәчкәнен тикшереп-барлап торасы юк хәзер. Цифрлаштыру технологиясе буенча тракторлардагы датчиклар офистагы белгечләргә бу хакта хәбәр итеп торачак. Бу безгә бик күп чыгымнарны киметергә булышачак,-ди "Әнәк" агрофирма директоры Фарис Фәтхиев. 


    “Агросигнал” программасының гамәлгә кертелүе турында бүген язгы кыр эшләрендә катнашачак хезмәтчәннәргә дә аңлаттылар.

10-11 март көннәрендә елдагыча агрофирмада уку-укыту уза. Иртәнге 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә дәвам иткән укуга Фарис Фәтхиев үзе җитәкчелек итте.

Барлык белгечләр үз юнәлешләре буенча узган елгы эшчәнлеккә хисап ясады.

Кимчелекләрне бетерү юлларын күрсәтте. Язгы чәчүне оештыру буенча таләпләрне аңлатты. 


- Коллективны туплый торган җыелыш дип атар идем мин бу чараны. Тәртип- дисциплинаны саклау, эшкә, хезмәткә җаваплы караш тәрбияләүгә нәкъ шушы еллык йомгак җыенында нигез салына,-дип әһәмиятен билгеләп үтте әлеге укуларның Фарис Фәтхиев. 


Укулар тәмамлангач алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы уздырачаклар. 


Икенче атнада терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр белән шушы эчтәлектәге укулар оештырылачак. 

Реклама


Бүген 4 бүлекчәне- Кормаш, Әтәс, Айман һәм Киров бүлекчәләрен берләштергән “Әнәк” агрофирмасының 29 585 гектар сөрем җире бар. Узган урып-җыю чорында югары уңыш биргән культуралар беррәттән яңа орлыклар чәчү планлаштырыла. Язгы бодайның яңа “Экстра”, борчакның “Юбиляр” сортлары зур уңыш бирер дигән өметтә игенчеләр. 


“Әнәк” агрофирмасы язгы чәчү эшләрен 120 механизатор һәм шофер белән башкарып чыгарга тулысынча әзер.

Мөслим районында да кыр эшләре сезонына яңалыклар белән керәләр.  "Мөслим-информ" “Август-Мөслим” җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесендә яңа автоүлчәү һәм лаборатория эшли башлавы турында яза. 

Юлай Низаев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев