Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"ӘНӘК" АГРОФИРМАСЫ УРЫП- ҖЫЮ ЭШЛӘРЕН ТӘМАМЛАУ АЛДЫНДА

Кичәге яңгырларның дымы кипшергәч, төшке аштан соң кабат уракка чыкты “Әнәк” агрофирмасы игенчеләре. Хәзерге вакытта 2500 гектар мәйдандагы арпа басуында кызу эш кайный. 1500 гектарыннан бөртеклеләр җыйнап алынды.

- Яздан кыр эшләренә ныклы әзерлек белән кергәч, мул уңышка өметләнгән идек. Кызу көннәр, чамадан тыш эсселек, яңгыр булмау өметләрне сындырды. Бүгенге арпаның гектар куәте быелгы ел өчен канәгатьләнерлек дияргә була: бер гектардан 21 центнер чыкты. Көзге бодайныкы беразга булса да күбрәк- 25 центнер, дип урып-җыю барышы турында сөйләде агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин. 
Агрофирманың алдынгы комбайнчылары Илсур Зарипов, Валерий Солтанов, Фердинант Закирҗанов, Алмарис Шәрәфиев, Алмаз Галләмов- иң күп икмәк җыйнаучы механизаторлар. Аларның көнлек эш күрсәткече- 36-36 центнерны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев