Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Әнәк” агрофирмасында сынатмыйлар

Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе тулы куәтенә башланып китте. Хуҗалыклар терлек азыгы өчен игелә торган культураларның туклыклылыгы кимегәнче кыска вакыт аралыгында печән әзерләү, сенаж салу белән мәшгуль. "Таң", "Нур", "Тамыр" хуҗалыклары белән рәттән, "Әнәк" агрофирмасы да районда беренчеләрдән булып, терлек азыгы әзерләүгә кереште. Люцернаның чәчәк аткан чорында аны сенажга салуның...

Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе тулы куәтенә башланып китте. Хуҗалыклар терлек азыгы өчен игелә торган культураларның туклыклылыгы кимегәнче кыска вакыт аралыгында печән әзерләү, сенаж салу белән мәшгуль.
"Таң", "Нур", "Тамыр" хуҗалыклары белән рәттән, "Әнәк" агрофирмасы да районда беренчеләрдән булып, терлек азыгы әзерләүгә кереште. Люцернаның чәчәк аткан чорында аны сенажга салуның файдалы икәнлеген аңлап, алар эшне тиз һәм оешкан төстә башкарып чыгуны максат итеп куйганнар. Биредә 4000 гектарга якын мәйданда терлек культуралары игелә. Агрофирманың 2800 баш шартлы терлеге бар. Алар бер шартлы терлеккә 35 азык берәмлеге әзерләргә җыеналар. Инде Яңа Кормаш бүлекчәсендә 400 гектарлы басудан 11104 центнер сенаж салырга өлгергәннәр.
Эшчәнлекләре белән танышу, хезмәткәрләре белән күрешеп-сөйләшү максатыннан безнең иҗат төркеме "Әнәк" агрофирмасына юл тотты. Без барганда терлек азыгы әзерләү бригадасы Түке бүлекчәсендә сенаж салу белән шөгыльләнә иде.
- Сенаж салу өчен иң кулай вакыт. Барлык таләпләргә туры китереп, массаны 50-55 процент дымлылыкта салабыз, - дип каршы алды безне Түке бүлекчәсенең ферма мөдире, зоотехник вазыйфаларын башкаручы Юныс абый Шәрәфиев. - 7 мең центнер сыешлы базны ике көндә тутыруны максат итеп куябыз. Базны тиешле таләпләргә туры китереп, пленкалар белән каплап, салам белән ябып куячакбыз.
308 гектарлы люцерна басуыннан сенаж салуда тоткарлыклар китереп чыгармау өчен барлык хезмәтчәннәр дә бердәй тырыша. Мак Дон белән Раил Зарипов еккан люцернаны Илдус Солтанов Джон Дир белән машиналарга төяп тора. Данил Нәбиев, Фәнил Гаязовлар КамАЗ машинасы белән әзер массаны туктаусыз ташып торалар. Азат Кашапов исә кайткан массаны К-700 тракторы белән даими рәвештә таптата бара.
- Минем әле терлек азыгы әзерләүдә беренче генә ел катнашуым. Шулай булса да, ошый, тиз һәм сыйфатлы итеп эшләргә тырышам, - диде безгә Илдус Солтанов. Һәм яшьләрчә җитезлек белән тракторына утырып китеп тә барды. Чөнки масса ташучы КамАЗны тоткарламаска кирәк.
Әлеге базны тутыруга, аның янындагы икенче базны да ике көндә тутырып, Әтәс бүлекчәсенә күчәргә җыеналар.
- Чапкычларны туктатып-туктатып торабыз. Көннәр кызу торганлыктан, яшел масса артык кибеп китәргә мөмкин, - дип фикерләре белән уртаклашты Түке һәм Әтәс бүлекчәсе җитәкчесе Азат абый Шәрипов. - Беренче урында сыйфатка әһәмият бирәбез. Сенаж базын япканнан соң, бер ай үткәч район үзәгендәге ветеринария лабораториясенә анализга төшерәбез. Үзебезнең агрофирманың баш зоотехнигы Айдар Мирхәйдәров та махсус җайланма нигезендә массаның дымлылыгын даими тикшереп тора.
Быел агрофирмада беренче тапкыр сенаж төргәкләү кулланыла башлаган. "Колхоз вакытында кыйммәт дип туктаган идек, хәзер аның файдасы күбрәк икәнлегенә инандык", - ди алар. Дөрестән дә, белгечләр фикеренчә дә төргәкләрдә сенажның сыйфаты югалмый.
Бүгенге көндә агрофирманың Яңа Кормаш, Түке бүлекчәләрендә сенажны төргәкләргә кысу бара. Көнгә 100 төргәккә якын сенаж массасы кысалар. Бу эшләрне Илдус Галиев белән Данил Дәүләтов башкара.
- Бер кипне 44 тапкыр уратып төрәбез. Бернинди дә һава керүләргә юл калдырмыйбыз, югыйсә сенажның сыйфаты югалачак, - ди тәҗрибәле механизатор Данил Дәүләтов.
Әлеге әзер төргәкләрне саклар өчен өсләре ябулы махсус урыннар көйләгәннәр.
"Әнәк" агрофирмасында сенаж салу белән рәттән, печән әзерләү дә бара. Айман, Әтәс, Түке, Иске Кормаш, Яңа Кормаш бүлекчәләрендә печән әзерлиләр. Бүгенге көндә биредә 298 тонна печән хәстәрләгәннәр инде.
- Безнең агрофирмада терлек азыгы әзерләү үзебезнең көч белән башкарыла. Техника да, эшче көчләр дә җитә. Иртәнге 7дән кичке 10нарга тикле эшлибез. Мул продукция алуда сыйфатлы терлек азыгының әһәмиятен истән чыгармыйбыз. Һава шартлары бозылганчы, җитәрлек күләмдә әзерләүне максат итеп куябыз. Сенаж сала башлаганчы 1500 данә яфрак пиннек әзерләп, киптереп куйдык. Яшь терлекләргә аның файдасы бик зур, - ди агрофирманың баш зоотехнигы Айдар Мирхәйдәров.
Эшче-механизаторларга эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Хезмәтләренә түләү дә вакытында башкарыла. Көннәр матур торганда эшлисе дә эшлисе.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 июньгә район буенча 1635 тонна печән, 15562 тонна сенаж, 5421 пар яфрак-пиннек әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев