Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендә сенаж салуда 6 механизатор-шоферны берләштергән бригада хезмәт куя

“Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендә дә бүгеннән ныклап сенаж салу эшенә керештеләр.

                Иске Кормаш бүлекчәсенә караган 234 гектар мәйдандагы люцернаны кичә кичтән ега башлаганнар, бүген дә иртә белән чабып чыкканнар. Сенаж салуда Джон-Дир тракторын иярләүче Фәндүс Гайсин, DCMда Илдус Солтанов алыштыргысыз хезмәтчәннәр. Рәсүл Низамов, Фәвәсим Гыйльфанов, Данил Нәбиев, Фәнүс Хәмзин КамАЗ йөк машиналарында түкми-чәчми яшел массаны базларга илтә. 

            -    Терлек азыгы әзерләргә соңга калмадык, киресенчә, люцернаның  бутон чыгарган вакытында үсемлектә протеин аеруча күп була. Лабораториядә тикшереп кайтарттык, протеин югары,- ди бүлекчә җитәкчесе Рамил Гыйльманов.

                Бүген Яңа Кормаштагы фермада 500, Кыркаентүбәдәге терлек торакларында 280 баш савым сыеры асрала. Агрофирмада терлек азыгына кытлык кичергәннәре юк, һәрвакыт үзләренә дә, күршеләргә дә җитәрлек итеп әзерлиләр.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев