Актаныш

“ӘНӘК”, СИНДӘ ДӘ ХИКМӘТ: Сыерларың 40 тонна сөт бирсә дә, известь өчен субсидия һаман юк, кадрларга да кытлык

Җәйге эссе көннәр дә “Әнәк” агрофирмасы коллективы алдына куелган максатларга ирешергә комаучаламый. Ничек итсә итәләр: көнлек савымны 40 тоннага җиткерәләр. Әлбәттә, фән кушканча, зоотехния таләпләренә туры китереп.

       Агрофирманың баш зоотехнигы Айрат Сәйфетдинов “Июнь ахыры-июль башында көннәр аеруча кызу торды, шул вакытта сөт кими башлады”, ди.

Кайнар һава хайваннарда стресс халәте тудыра, шуның аркасында гәүдә авырлыгы да, сөт бирүчәнлек тә кими. Агрофирмада сыерларны эсседә талчыктырмас өчен җәйге лагерьга быел чыгарып тормыйлар. Көндезен торакларда вентиляторлар эшли, сыерлар һәм бозаулар торагы даими җиләсләндерелә.

Кичен эссе сүрелгәч, малларны утарга чыгаралар. Өстәмә ашату оештырыла.

Җәйге чорда су эчү арттырыла: тәүлегенә сөтбикәләргә 200 литр су эчерәләр. Бозауларга да суны гадәттәгедән күбрәк бирәләр.  


          “Әнәк” агрофирмасында элек-электән нәселле терлекләрне үрчетү, ит-сөт продукциясен җитештерү югары технологияләргә нигезләп алып барыла. Бүген хуҗалыкта 4300 терлек булып, аның  1380 е савым сыеры. Шушы көнгә кыш чыгарлык 14 мең тонна сенаж, 1300 тонна печән әзерләнгән, салам да җитәрлек.

Узган ел быелгы вәзгыятьне алдан сиземләгәндәй, терлек азыгы ике тапкыр күбрәк әзерләнә. Былтырга азыкны да кушып, бер  сыерга сусыл һәм каты азык 32 килограмм туры килә. Агрофирма директоры Фарис Фәтхиев журналистлар белән очрашуда бу санны 40 килограммга җиткерәчәкбез, диде. Моңа мөмкинлек тә бар. Ел саен 1000 гектарда кукуруза игәләр, мулдан терлек азыгы әзерләүдә әлеге культураның өлеше зур. Быел да кукуруза терлек азыгының нигезен тәшкил итәчәк.


           Бүгенге оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, “Әнәк” агрофирмасында урып-җыюның 70 проценты башкарылган, гектар куәте 20 центнерны тәшкил итә. Корылык белән килешеп, югары уңыш алуга ниятләгән игенчеләргә шушы күләм белән канәгатьләнергә генә кала. Ә “Әнәк” агрофирмасы нәкъ иген сатудан кергән акчалар белән кредитларны капларга уйлаган.

  Басуларны иңләп-буйлап йөргән чит ил һәм Россиядә эшләнгән техникаларының барысы да  “40-60”, “30-70” программалары белән сатып алынган. Ни хикмәт, алдан кызыксындыру чарасы буларак, дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләр 2010 елдан бүгенгәчә күчмәгән. Фарис Фәтхиев,  басуларны известьлау буенча да 9 миллион сум акча бирелергә тиеш иде, әлегәчә безнең тарафтан шартлар үтәлсә дә бу акчаларның килеп кергәне юк дип, проблемалар турында сөйләде, “Кредитларны кичектереп түләү буенча дәүләттән ярдәм сорыйбыз”,- диде озак еллар җитәкчелек йөген тарткан  җитәкче.

Алайса эшләр әллә ни алга бармый: яшь кадрларны авыл хуҗалыгы тармагына эшкә җәлеп итү елдан –ел авырлаша.  “Инде урнашты, үз эзен, үз юлын  тапты, дигәндә генә эштән китүләре барыбызны борчуга сала. Бу мәсәләне дә акыллы чишәргә кирәк”, дигән фикерләре дә урынлы җитәкченең. 

Раил Харисов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: