Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Әнәклеләр уракны җиңде

Районның Нур Баян исемендәге, “Чишмә”, “Нигез”, “Башак” хуҗалыклары уракны төгәлләде.

undefined

2 сентябрь көнне “Наратлы” хуҗалыгы  һәм “Әнәк” агрофирмасы да бөртеклеләрнең соңгы гектарларын суктырып алды. Калган хуҗалыкларда да суктырасы гектарлар саны көннән-көн кими бара.

Без “Әнәк” агрофирмасы комбайнчылары белән Яңа Кормаш янындагы 45 гектарлы язгы бодай басуында соңгы гектарларны суктырган вакытта аралаштык. 

Агрофирма 11 мең гектар җирдә бөртеклеләр иккән. Шулардан алар барысы 45 мең тонна икмәк җыйнап алганнар. Уңыш бер гектарга уртача 45 центнерны тәшкил иткән. 
-Көзге культуралар яхшы уңышлары белән аеруча сөендерде. Аларныкы бер гектарга уртача 60 центнер булды. 75 әр центнер уңыш чыккан басулар да булды, - ди агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин. 

Язгы культураларның уңышы берникадәр кимрәк булган. Арпадан бер гектарга уртача 41, язгы бодайдан – 35, борчактан 30 центнер уңыш алганнар. Әлеге икмәкләрне җыйнап алуда 21 комбайн катнашкан. 

-Агрофирмада 2009 елдан бирле хезмәт куйсам да, комбайнда әле дүртенче сезон гына. Акрос-595 комбайнын иярлим. Яңгырлар бераз комачауласа да, быелгы урып-җыю эшләре әйбәт кенә барды. Без 21 июль көнне уракка төшкән идек. Менә бүген соңгы гектарларны суктырып бетердек. Аллага шөкер, исән-сау, ватылуларсыз, югалтуларсыз уракны төгәлләдек, - ди 28 меңнән артык икмәк суктырган Илсур Зарипов. 

-Комбайнчыларга, шоферларга, гомумән урып-җыюда үз өлешләрен керткән һәркемгә тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәтебезне әйтәбез. Алар арысалар да, сиздермичә, икмәкләрне югалтуларсыз җыйнап алуда, урнаштыруда үз өлешләрен керттеләр, -ди Айзат Фазуллин.

Көннәр матур торганда алар рапсны да җыйнап алу хәстәрен күрәләр. Шул ук вакытта көзге чәчүне дә төгәлләү алдында торалар. Көзге культураларны 4500 гектарда чәчкәннәр. 
Көзге культураларга алар ашламаны күп итеп кертәләр. Шуның өчендер, уңышы да куандырырлык. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев