Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нәрсә ул теше мал?

"Нәрсә ул теше мал, һәм аны ничек тәрбиялиләр?." Район хакиме тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләр ничек кенә иронияле яңгырамасын, төптән уйлаганда ул иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Үткән җомгада "Әнәк" агрофирмасының Айман бүлекчәсендә һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкта узган гамәли сөйләшү нәкъ шушы сорауга җавап табу нияте белән оештырылды. Әлеге...

"Нәрсә ул теше мал, һәм аны ничек тәрбиялиләр?." Район хакиме тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләр ничек кенә иронияле яңгырамасын, төптән уйлаганда ул иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Үткән җомгада "Әнәк" агрофирмасының Айман бүлекчәсендә һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкта узган гамәли сөйләшү нәкъ шушы сорауга җавап табу нияте белән оештырылды.
Әлеге хуҗалыкларның эшчәнлеге белән күптән түгел Буа районы вәкилләре дә танышып, тәҗрибә уртаклашып киткәннәр иде. Юнәлешле тәрбиягә нигезләнгән Айман бүлекчәсе эшчәнлеге елдан-ел камилләшә. Бүгенге көндә биредә 500гә якын теше мал асрала. Гади тел белән әйткәндә, аны булачак савым сыерлары мәктәбе дип әйтсәк тә арттыру булмас. Малларның көрлеге күзне иркәли. Бар хикмәт- дөрес тәрбия бирүдә. Ә бу эшчәнлеккә килгәндә, ул фәнни яктан ныгытылып, малларның физиологиясенә нигезләнеп алып барыла. Аерым рацион, әмма, утарларда күпме кирәк печән һәм иң мөһиме- җылы су. Азыкның сыйфатына килгәндә исә, әнәклеләр әлеге өлкәдә сынатмый. Сыйфаты һәрдаим контроль астында тотыла. Малларга биргәндә дә туры баздан кертелми, бераз җылытыла. Ни дисәң дә, салкын ашның- ашы юк.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 8 февраль, 2012 10 (9655) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев