Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нәтиҗәсен белеп торгач, хезмәт тә җиңел бара

Быелгы җәй республиканың шактый гына районнар тарихында "коры" булып хәтердә калачак. Хәер, безнең табигать тә шифалы яңгырларга туенды, дип әйтеп булмый. Әмма ике тапкыр бер тырмага басмавыбызны сүздә түгел, эш белән расладык. Бар хикмәт - хезмәт тәртибендә, ягъни эшне җайга салуда. Хезмәт тәртибе дигәч тә, беренче чиратта күз алдына "Әнәк"...

Быелгы җәй республиканың шактый гына районнар тарихында "коры" булып хәтердә калачак. Хәер, безнең табигать тә шифалы яңгырларга туенды, дип әйтеп булмый. Әмма ике тапкыр бер тырмага басмавыбызны сүздә түгел, эш белән расладык. Бар хикмәт - хезмәт тәртибендә, ягъни эшне җайга салуда.
Хезмәт тәртибе дигәч тә, беренче чиратта күз алдына "Әнәк" агрофирмасы килеп баса. Мәгълүм булганча, әлеге тәгълимат биредә буш сүз булып кына яңгырамый. Агрофирмада һәр хезмәт үз вакытында һәм аеруча сыйфат ягына басым ясап башкарыла. Әлеге юнәлештә барганда киләчәк тә көн кебек ачык.
25 июль көнне агрофирманың Әтәс бүлекчәсендә тулы куәт белән арпаның мул уңышын җыйнап алуга керештеләр. Биредә 670 гектарга якын мәйданда чәчелгән булган ул. Шөкер, әйткәнемчә, көч-куәт җитәрлек: кырда 13 комбайн хезмәт куя, ашлык кабул итү предприятиесе белән басу арасында 15 йөк машинасы бертуктаусыз чаба. Аларның 5се Пенза өлкәсе, данлыклы Әләзән авылы егетләре икән. Бар хезмәт белән җитәкчелек итүче Фирдәвис Шамилов сүзләренә караганда, уңышы да яхшы булырга охшап тора-1 гектардан 30 центнерга якын уңыш алалар.
Рәсемдә: "Әнәк" агрофирмасы комбайчысы Хамис Фәррахов һәм аның ярдәмчесе Айнур Зыязетдинов. Хамис агрофирмага караган Иске Кормаш бүлекчәсендә 1994 елдан алып хезмәт куя, күп тапкырлар Кәрам Гарипов премиясенә лаек механизаторларның берсе. Бүгенге көндә 3 мең центнерга якын уңыш җыеп алган.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 июль, 2012 58 (9703)санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев