Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нур Баян исемендәге хуҗалыкта савымчыларны махсус торт пешереп сыйлаганнар

Районыбызның уңган-булган апалары турында сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Өйләрендә гаилә учагын дөрләтүче хатын, уңган хуҗабикә, балаларының сөекле әнисе булу өстенә алар әле районыбызның оешма-предприятиеләрендә тырыш хезмәтләрен куялар.

Нур Баян исемендәге терлекчлек тармагында эшләүчеләрнең күбесе хатын-кызлар. Иртә таңнан фермаларга ашыгучы ханымнар бу көннәрдә хуҗалык кассасын тулыландыруда үзләреннән зур өлеш керттеләр, көнлек савымны 20 тоннага җиткерделәр. Савымчыларның хезмәтен лаеклы бәяли белүче җитәкчелек бу юлы да хезмәтсөярләрен лаеклы хөрмәтләгән. хатын-кызларыбызны Татарстан Республикасы билгесе, Нур Баян исемендәге хуҗалыкның гербы төшерелгән татлы күчтәнәч-торт белән сыйлаган.

Хөрмәтле Нур Баян алдынгылары, сезнең өчен без дә сөенәбез. Киләчәктә дә тормышыгыз мәгънәле, хезмәтегез бәһале, табыныгыз мул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев