Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нур Баян исемендәге хуҗалык терлекчелектән бизнес ясаган

Республикакүләм киңәшмәнең икенче өлеше Нур Баян исемендәге хуҗалыкның терлекчелек комплексында дәвам итте.

Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов терлекчелек өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән таныштырды. 
Хуҗалык 5332 гектар җир мәйданына ия. 4385 гектар сөрем җирнең яртысына бөртеклеләр, икенче яртысына терлек азыгы культурасы чәчелә. Хуҗалыкта 2570 баш терлек асрала. 760 савым сыерыннан  елга уртача 6500 килограмм сөт савалар. Шулай ук үгез симертү җайга салынган. 2020 елда 200 млн сум акча табышы булса, 100 млн сумы сөт сатудан, 50 млн сумы үгез ите җитештерүдән кергән. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Нур Баян исемендәге хуҗалыкны терлекчелектән бизнес ясаучылар дип билгеләп үтте.
-     Һәр нәрсәдә бизнес күрмәсәк, киләчәкне төзеп  булмый.  Бозау үстерү, тана-сыерларны каплату, ашату-барысы да сыйфатка һәм тизлекә корылган булырга тиеш. Шулай иткәндә терлекчелек бизнеска әверелә, акча кертә, рентабельлелек югары була,-диде Ленар Наил улы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев