Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нур Баян исемендәге хуҗалык уракны төгәлләде

Бүген Нур Баян исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып уракны төгәлләде. 2010 гектар мәйданда игелгән бөртеклеләрдән алар 88646 центнер тулай җыем алды.

Соңгы гектарларны алар безнең күз алдында сугып, комбайннарын машина-техника паркына кайтарып куйдылар. Игенчеләрнең дә, белгечләрнең дә кәефләре күтәренке, йөзләре шатлыктан балкый. Чөнки яз, җәй буе маңгай тирен тамызып үстергән икмәкләрне югалтуларсыз җыйнап, чистартып, киптереп, урнаштырып кую зур хезмәт таләп итә.  Юкка гына басудагысы түгел, ындыр табагындагысы икмәк дип әйтмиләр шул. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмовтан хис-тойгылары белән уртаклашуын үтендек. 
-Уракка 19 июльдә керешкән идек. Аны 20 августларга төгәлләрбез дип планлаштырган идек, яңгырлар нәтиҗәсендә берникадәр тоткарлык булды. Бөртеклеләрдән барысы 88646 центнер икмәк җыйнап алдык. Бер гектарга уртача уңыш 41.1 центнерны тәшкил итте. Бу, узган елга караганда 9 центнерга артыграк булды, - диде ул. - Быел безнең зонагаяңгырлар  бик сирәк эләкте. Нур Баян исемендәге хуҗалык кызыл балчыклы урында урнашканлыктан, җирне ашламыйча гына югары уңыш алу җиңел түгел. Шуңа уңыш алуда ашламаларның тәэсире булгандыр. Тырыш хезмәтләре өчен игенче-механизаторларга зур рәхмәт, - ди ул. 

Уракны үзләренең дүрт комбайнчысы белән башкарып чыкканнар. Рамил Шәймәрдәнов, Илшат Ханнанов, Равил Сәлимов,  Вазыйх Хәмәтгалиевләр иртәнге таңнан, кичке караңгыга тикле басуларны иңләгән.

-Быел урып-җыюлар бик авыр булмады. Арытмады да, эшләргә дә кыен булмады. Башта җитешеп булмас дип, ашыгыбрак, төнге 12 ләргә тикле эшләдек. Икмәкләр дә быел башка елларга караганда әйбәтрәк булды. Соңгы басуны суктырып чыккач, чынлап та башкарып чыктык бит, дип ышанмыйча да тордык, - ди егерме елдан артык  инде кыр корабын иярләүче Рамил Шәймәрдәнов. – Безнең өчен янып-көеп йөргән, запас частьләр ташыган  хуҗалык җитәкчесенә, инженерларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Алар шулай тырышмаса, болай тиз эшли алмас идек. Комбайнчы ярдәмчеләре дә бик әйбәт эшләделәр. Шулай дус булгач, авырлыклары да сизелмәде. 

undefined

Нурбаянлыларның шатлыкларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев тә уртаклашты. 

-Әлеге хуҗалык уңганнары 22-23 көн эчендә урып-җыюны төгәлләделәр. Аллага шөкер, комбайнчылар барысы да сау-сәламәт. Игеннәр беренче көннән үк икмәк киптерү җайланмасында чистартып, киптерелеп ындыр табагына салынды. Комбайннар ватылуларсыз эшләделәр. Алар янында һәрвакыт  инженер-техник составы булды. Эш дәверендә комбайнчылар өч тапкыр сыйфатлы кайнар азык белән тәэмин ителделәр. 
Хисапчылар тарафыннан комбайнчыларның эш күрсәткечләре үз вакытында таныштырып барылды. Бүгенге көндә әлеге хуҗалык комбайннарын сугасы мәйданнары күп булган хуҗалыклар, хуҗалык җитәкчесе белән килешү төзеп, файдалана алалар. Комбайнчылары озак еллар эшләгән, намуслы хезмәткәрләр. Әлеге мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Хуҗалык җитәкчесенә, игенчеләргә, комбайнчыларга, механизаторларга, икмәк ташуда эшләгән шоферларга урып-җыюны матур итеп төгәлләгәннәре өчен рәхмәт әйтәм. Сәламәт булсыннар, киләчәктә дә матур итеп эшләргә язсын, -диде ул. 

undefined

 

 

 

 

 

 

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев