Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Нур Баян исемендәге һәм “Ташкын” хуҗалыгы терлек азыгына базлар төзегән өчен дәүләт ярдәме алды

Татарстан Республикасының махсус программасы буенча яңа төзелгән терлек торагына киткән чыгымның 30 процент акчасын кире кайтарырга мөмкин.

             Терлек торагы төзегән хуҗалыкның җитәкче-белгечләренә  республика ярдәмен алу өчен район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
          Терлек азыгын саклау өчен төзелгән базлар өчен Нур Баян исемендәге һәм “Ташкын” хуҗалыгы 2021 елда дәүләт ярдәмен алды. Яңа ферма торакларын сафка бастырган “Нигез” һәм “Чишмә” хуҗалыкларына да республика программасы буенча чыгымнарның 30 проценты күләмендә акча кире кайтарылган. 
          Тиздән ТР Министрлар кабинеты яңа проектны гамәлгә куячак. Аның нигезендә хуҗалыкларда машина-транспорт паркы һәм атлар өчен торак төзелешенә ярдәм күрсәтеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев