Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Нур" өстенә нур: Авыл яшьләре туган як кырларында печән әзерли

“Нур” хуҗалыгында кызу печән өсте.

             Илчебай авылы егете, технология техникумының 3 курсын тәмамлаган Данияр Сәлахов кояшлы көннәрнең кадерен белеп комбайн штурвалын кулыннан бер минутка да ычкындырмый.

13 июньдә люцерна чабарга Шәрип басуына кергән булган, беренче көнне 24, икенче көнне 48 гектар мәйданда эш башкарган. Технология техникумында “Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү” белгечлеге буенча укучы Данияр киләчәк тормышын авыл, туган як белән бәйләргә уйлый. 


              Айбулат Шәрипов иярләгән комбайнга да күз иярми. Айбулат та технология техникумын тәмамлаган механизатор. Какча гына булса да, хәрби хезмәттә булырга өлгергән. Солдат шинелен салуга туган колхозына эшкә килә.

Ике урып-җыю сезонын уңышлы узган Айбулат Шәрипов хезмәттәшләрен көндәш итеп күрми, “Хуҗалыкта эш җитәрлек, техника ватылса да бер-беребезгә ярдәмгә киләбез”,-ди ул. 


              Айбулат иртә яздан басуда- бодай, арпа, катнаш азык чәчүдә катнаша. Быелгы җәйдә мул печән чабу сөенеч кенә, ди хезмәтчән.


            Агроном Зөфәр Сираев, узган ел корылык булу сәбәпле терлек азыгын җитәрлек әзерли алмаган идек, быел үлән куе, масса әйбәт чыга, дип, нәтиҗәләр белән уртаклашты.

           Савым сыерларына “Нур” хуҗалыгында терлек азыгын люцерна һәм клевердан, ә башка малларга катнаш азык һәм борчактан әзерлиләр. Люцерна культурасын 529 гектар мәйданнан җыеп аласы бар. 281 гектар борчакның 150 гектары терлек азыгына тәгаенләнгән. 263 гектар кукурузаның 30 гектарын бөртеккә игәләр, калганыннан терлек азыгы әзерләячәкләр.


       -    Хуҗалыкта Айнур белән Данияр кебек егетләр булганда өзеклекләр булмаячак. Айнур инде хуҗалыкның ышанычлы механизаторы. Данияр да туган авылында язын, җәен, көзен кыр-басуда. Әле язгы чәчүдә дә бик матур эшләде. Көзге урып-җыю компаниясендә дә сынатмас дип уйлыйбыз,- дип, Зөфәр Сираев авылның киләчәге булган егетләр турында горурланып сөйләде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев