Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Нур»ның нурлы затлары: Кыр батырлары һәрберсенә 30 мең центнер бөртеклеләр җыеп алуны максат итеп куйган (видео)

Районыбыз хуҗалыкларында кайнар урак өсте. Көн эсселегенә комбайннарның кызуы да кушыла, басу-кырлар чын-чынлап хезмәт фронтына әверелде. “Актаныш” агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда бөртеклеләр тулысынча җыйнап алынды. Бүген –иртәгә “Чиялек”, ”Таң”, “”Чишмә”, “Наратлы”да урак тәмамланырга тора. “Нур” хуҗалыгы игенчеләре дә калышмый, хуҗалыкта нибар ике комбайн ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә.

         

 

             "Нур" хуҗалыгында кыр корабларын иярләгән механизаторлар зур тәҗрибәгә ия. Рәмзил Мөхәммәтшин белән Нурсил Мөхәммәтдинов бер-берсе белән узыша-узыша урып-җыюны башкарып чыга. Комбайннары икесенеке дә  “Акрос-585”  маркалы- вакыт белән сыналган, көйсезләнсә бергәләп төзәтеп тә куялар. 


             Рәмзил үзе Такталачыкныкы. Әтисе Рифкә ияреп 5нче сыйныфтан ук туган як басуларында хезмәт куя, әтисе-комбайнда, Рәмзил- аның ярдәмчесе.

Калининградтагы хәрби хезмәтне исәпләмәгәндә мәктәпне тәмамлаганнан бирле комбайн иярли ул. 8 сыйныфта укыган улы Ренальны быел үзенә “пом” итеп алган.  1 сыйныфтагы улы да басу эшенең ни икәнен белеп үсә.

             Рәмзил Мөхәммәтшин бүгенгә 27800 центнер бөртеклеләр суктырган, исәбе 30 мең центнерга тутыру.


-  “Нур” хуҗалыгында дүртенче тапкыр урып-җыюда катнашам. Икмәк былтыргыга карый бик яхшы. Борчак, арпа, бодай нык әйбәт чыга, -ди Рәмзил.  

 

 
              Рәмзилнең туганнары да үзе кебек игенчеләр. Диләрис энесе “Таң” хуҗалыгында хезмәт куя, абыйсы Рәсил былтыргы уракта катнашкан, быел исә “Нур”да слесарь булып эшли. 

             Гаиләсендә Рәмзилнең җаваплы хезмәтен аңлыйлар, улы белән иртәнге җидедән басуга китә, кичке уннарда гына өйләренә кайталар. Укытучы булып эшләүче хатыны Гүзәл, балалары әтиләрен  ялт иткән өйдә, тәмле ризыклар әзерләп көтеп алалар. 


              Нурсил Мөхәммәтдинов исә хуҗалыкка көн саен Актаныштан килеп эшли. Ярдәмчесе Айзат Шәрәфетдинов технология техникумы студенты.

Былтыр Айзат “Актаныш” агрофирмасындагы уракта катнашса, быел остазы белән биредәге урып-җыюның серенә төшенә.


-    Былтыр комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү җиңел бирелмәде. Быел инде барысын да белгәч бер авырлыгы да юк. Икмәк тә бик мул, шуңа эшләве дә рәхәт,-ди Айзат. 


               Хуҗалыкның баш агрономы Зөфәр Сираев комбайнчылар эшеннән канәгать.  


-    Безнең 1099 гектар сөрем җире бар. Шуның 1400 гектарында арпа һәм бодай игәбез. Калганнарында күпьеллык һәм берьеллык үлән чәчелгән.  Барысы 958 га мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Уртача уңыш 55 центнер. Көзге бодай һәм арпа 65,  язгы бодай 45 центнер уңыш бирә,- дип, Зөфәр Сираев урып-җыю барышы белән таныштырды.  

 

                                        Бодай чишмәсенең тамчысын да әрәм итмичә Айрат Насыйпов белән Илфак Шәйхетдинов КамАЗ йөк машинасында аллы артлы амбарларга ташып кына торалар. Ерак басулардан алып кайтасы булса, өстәмә автомобильләр билгеләнә.

Көзге чәүне дә күз уңында тоталар- 400 га мәйданны биләгән мәйданда көздән чәчүне 5 көндә башкарып чыгачакбыз, дип ышандыра кырчылар. Әлегә хуҗалыкта туфрак эшкәртү бара. Бу җаваплы эшләрне механизатор Дилүс Шәрипов башкара. 
              Салам кышлыкка җитәрлек итеп тупланган, хәзер инде калган саламны басуларга туратып сиптерәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев