Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Өч ел эчендә өч тапкырга күбрәк...

“Чәчер” хуҗалыгы хезмәтчәннәре уңыш бәйрәмен күтәренке кәеф белән каршы ала. Чөнки куанып сөйләрлек хезмәт нәтиҗәләре бар аларның.

“Чәчер” хуҗалыгы 2005 елда оешып, игенчелек тармагы белән шөгыльләнә башлый.  Радик Солтанов анда агроном булып хезмәт куя. 2018 елда аны хуҗалык җитәкчесе итеп билгелиләр. Шушы өч ел эчендә хуҗалык игенчелек өлкәсе буенча алга нык кына сикереш ясый. 

2017 елда 46 мең центнер тулай җыем алган хуҗалык, быел үзенең басуларыннан 119 мең центнер уңыш җыеп ала. Бер гектарга уртача уңыш 45 центнерны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечкә ирешү өчен, әлбәттә, күп көч һәм системалы эш оештыру таләп ителә. 

– Шулай булганда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Вакытында элиталы орлыклар булдыру, ашламалар кертү, үсемлекләрне тәрбияләү һәм уңай килгән табигать шарты яхшы уңыш алырга мөмкинлек бирде, –  ди хуҗалык җитәкчесе. 

Хуҗалыкның 3930 гектар сөрем җирләре бар. Аны әкренләп арттыру өстендә дә эшлиләр. Узган ел Адайның эшкәртелми яткан берникадәр җирен үзләренә алган булсалар, быел да 250 гектар җир арткан. Чиста игенчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, алар көзге культураларга өстенлек бирәләр.

Аларның уңышы быел да сөендергән. 

– Кайчандыр бер гектарга уртача 50 центнер уңыш алу хыял гына булып тоелган булса, быел көзге культура басуларының шактыеннан шундый уңыш алдык. Шуның өчен алга таба да төп басымны көзге культураларга ясарга уйлыйбыз. Узган ел аны 1195 гектарда чәчкән булсак, быел 960 гектарда чәчеп куйдык, – дип, планнары белән уртаклашты Радик Солтанов. 

Югары уңыш алу өчен эшне иртә яздан ук башлау зарур. Алар бер гектарга тәэсир итү көчендә 82 килограмм ашлама керткәннәр. Алдагы елда да аннан ким булмаячак, диделәр. Инде әкренләп ашлама алу башланган. Чүп үләннәренә, корткыч-бөҗәкләргә каршы эшкәртүләр дә берничә тапкыр алып барылган. 

– Элекке кебек басуларга бер тапкыр гына кереп, яхшы уңыш алып булмый. Ким дигәндә өч тапкыр эшкәртергә кирәк. Шул вакытта гына югары уңыш һәм аның сыйфаты була, – дип фикерләре белән уртаклашты үзе дә белгечлеге буенча агроном булган җитәкче. – Безнең бодайның күп кенә күләме 3 нче һәм 4 нче класс таләпләренә туры килә. 

Быелгы урып-җыюга дүрт комбайннары янына тагын бер яңа комбайн килеп кушылган. Шулар көче белән урып-җыюларны башкарып чыкканнар. Комбайнчылар Илдус Моратов, Ильяс Вәлиев, Дилүс Мөхәммәтдинов, Раил Вәлиев, Илшат Гыйльмуллин хакында җитәкчеләре уңай фикерләрен җиткерде. Барысы да үз вазифаларын яхшы башкардылар. Уңышны югалтуларсыз җыеп алдык, диде ул. 

Игеннәрдән бушаган  басулар  көздән эшкәртеп куела. Быел барлык мәйданны да икенче катка тирәнәйтеп эшкәрткәннәр. Тәүлек әйләнәсе оештырылган эшне  ике К-700 тракторы белән  Ильяс Вәлиев, Илдус Моратов, Алмаз Минаев, Айрат Фәхразыев башкарып чыккан. 

Бер исем-фамилиянең берничә тапкыр кабатлануы гаҗәп тә түгел. Чөнки хуҗалыкта 22 генә кеше хезмәт куя. Һәм аларның барысы да үз эшләренең осталары. Нинди генә эш булмасын, алар аны башкарып чыгалар. Бу урында Радик Солтанов, әле узган елдан гына эшли башлаган агрономнары Иршад Сибгатуллинны да мактап телгә алды. 

– Агрономны юкка гына басу докторы, димиләр. Уңыш булса да, булмаса да, аңа эләгә. Иршад үзе белән яңа технологияләр, яңа идеяләр алып килде. Җиргә карашы да икенче. Хезмәтен яратып башкара, – диде. 

Хуҗалыкта алдагы елда да  төп культура булып, бодай калачак.  Аның яңа төрләрен юнәтү өстендә дә эш алып баралар. 1000 гектарда техник культуралар һәм 1000 гектар тирәсе көзге культуралар чәчү өчен яраклаштырылган борчак, горчица, карабодай, сидератлар чәчәргә планлаштыралар.  Быел алар беренче тапкыр җитен чәчеп караганнар. Аның уңышы үзләре көткәннән дә яхшырак булды, диләр. Бүгенге көндә аны капчыкларга тутыру белән мәшгульләр. Җитенгә сорау зур икән. 

Икмәкне җитештерү генә түгел, аны сакларга да кирәк. Бу нисбәттән, хуҗалыкның икмәк саклау складлары җитеп бетми әле. Быел 40 мең центнер сыйдырышлы бер складны сафка бастырганнар. Шундый ук зурлыктагы тагын бер складка нигез салып куйганнар. Һәм районда беренчеләрдән булып, икмәкләрне саклау өчен җиңсәләргә тутырганнар. Әгәр ул икмәкләр быел яхшы сакланса, киләсе елга да аны кулланырга уйлыйлар. Икмәкләрне чистарту өчен КЗСлар алу да планнарында бар.  

Машина-техника паркы да әкренләп яңара. Быел зур комплекслы чәчү агрегаты алу күздә тотыла. Ә булган барлык техника саклауга куелган. Чәчкечләрне ремонтлауга да керешкәннәр. Дилүс Мөхәммәтдинов белән Нияз Хөснетдиновларны без нәкъ шул ремонт цехында очраттык. 

– Тумышым белән Чат авылыннан. Авыл хуҗалыгында мәктәпне тәмамлаганнан бирле хезмәт куям. Башта “Үрнәк”тә, аннан “Игенче” хуҗалыгында эшләдем. “Чәчер” оешканнан бирле биредә эшлим. Язын МТЗ-1221 тракторы белән чәчүдә, көзен “Полесье” комбайны белән урып-җыюда катнашам. Быел 20 мең центнердан артык икмәк суктырдым. Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйбыз. Запас частьларны алып кайтып торалар. Шулай булгач, кыенлыклар юк. Хезмәт хакын биреп баралар. Исән-сау эшләргә генә язсын, –  ди Дилүс абый Мөхәммәтдинов. 
Радик Солтанов исә:

– Хуҗалыктагы ирешкән уңышларның барысы да бердәм коллективның тырышлыгы. Бер генә хезмәткәргә дә тел-теш тигерә торган түгел, – ди. 
Шулай, булсын дип, янып-көеп йөри торган җитәкчеләре булганда, хуҗалыкның алга таба да уңышларының күбрәк булачагы бәхәссез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев