Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ӨМЕТЛӘР АКЛАНСЫН ИДЕ: Актаныш 2018 елның тәүге икмәген кабул итте (+ БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш районының ашлык кабул итү предприятиесе 2018 елның тәүге икмәген кабул итте.


Актаныш игенчеләренең көнне төнгә ялгап эшләгән тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе булган алтын бөртекләрне район халкы, зурлап, мәдәният йорты мәйданында каршы алды. “Кызыл олау” бәйрәмендә районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фәттахов, аның урынбасарлары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашты. 

Тантанада моңлы җырлар, басучылыкта эшләгәннәрнең тырышлыгын данлаган шигъри шәлкемнәр яңгыраганнан соң кунакларга 2018нче елгы уңышы икмәгеннән авыз иттерделәр.

Реклама

Район җитәкчесе Энгель Фәттахов тырыш хезмәтләре өчен игенчеләргә рәхмәт белдерде, хәзер иң мөһиме, икмәкне югалтуларсыз җыеп алу кирәклеген әйтте.

Быелгы һава шартлары үзенчәлекле булуга карамастан, Актаныш районы мул уңыш алырга өметләнә. Көне елны туйдыра торган кызу урак чорында барыбыз да бердәм булып эшләгәндә, өстәлләребез икмәкле булачагына шик юк! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев