Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Орлыкны җиргә иңдерү белән эш бетми

Районда иртә язгы культураларны чәчү нигездә төгәлләнде дияргә була. Хәзер инде төп бурыч – көзге культураларны һәм чәчүлекләрне тәрбияләү.

Шул максаттан чыгып, узган атнада хуҗалыклар агрономнары “Чишмә” хуҗалыгында семинар-киңәшмәгә җыйналды. Аны “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров алып барды.

Орлыкны җиргә тыгып куйдың да, эш бетте түгел шул. Вакытында тиешенчә тәрбия кылсаң гына, аның сиңа мул итеп уңыш бирәчәге көн кебек ачык. Инде басуларда матур булып көзге культураларның уҗымнары үсеп утыра. Читтән караганда бар да яхшы шикелле. Тип-тигез, куе. Әмма эченә кереп, ныклап игътибар белән карасаң, авырулар барлыгы да, чүп үләннәре дә күренә. Семинарда катнашучылар көзге бодай басуында булып, аның үсеше белән таныштылар. 

– Әлегә яңа тамыр системасы юк дәрәҗәсендә. Үсемлек тамырдан тукланмагач, аны өстән, яфрактан тукландырырга кирәк, – дип киңәш итте Әфка Сәрвәров. – Әгәр тукландырмасак, өстәмә тамыр да, өстәмә яфрак та булмый. Хәзер ничә яфракта утырса, көзен шундый гына күләмдә уңыш алачакбыз. Бер атнадан инде башакның зурлыгы формалашачак. Кичекмәстән тукландыру зарур. 

Ул шулай ук үсемлекләрнең куелыгын да ныклап күздән кичергәннән соң, орлык тишелмәгән урыннар җирнең тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәвеннән, дип бәяләде. Ә җирнең катылыгы көзге культураларны тырмаламаганнан, диде. Чәчкеч белән тамырдан ашлама керткән очракта уңышның бермә-бер артык булганын дәлилләп тә күрсәтте.  

Икенче басуда арыш уҗымнары мисалында нинди микроэлементлар җитмәвен ничек белеп булганын карадылар. Яфракларны саргайтучы септориоз авыруына каршы да ныклап көрәшергә кирәклеге искәртелде. Көзге культуралар чәчеләсе басуларның уңышын җыйнап алу белән, җир катканчы  эшкәрткән очракта отышлырак булачагына да басым ясады белгеч. 

Кукуруз чәчелүче басуда җирне нинди таләпләргә туры китереп эшкәртергә кирәклеген аңлаттылар. Җир йомшак булырга тиеш, дип ассызыклады Әфка Сәрвәров. Кәсле җиргә орлык тыгып куеп кына уңыш булмый. 

– Дискатор белән эшкәртү үзеңне алдау гына. Культиватор белән эшкәртергә кирәк, – диде ул. – Дискатор белән генә эшкәрткәндә, дым орлыкка ук килеп җитә алмый.

Семинар барышында басулардагы багана төпләрен дә тиешенчә эшкәртеп чәчәргә кирәклегенә басым ясалды. 

– Безнең яклардагы басуларда баганалар күп түгел, шулай булса да, аларның яртысының да 
төпләре эшкәртелмәгән. Беренчедән, ул җирләрдә чүп үсә, икенчедән, агрономның булдыксызлыгын күрсәтүче дәлил булып тора. Бөртекләп җыйсаң гына уңыш була. Ә бездә ярар әле, дигән принциптан чыгып эш ителә. Кайда багана төбе, кайда басу почмагы кала, – диде, ачынып, белгеч.

Сөйләшү вакытында ындыр табагы алларындагы бушаган складларны дезинфекцияләү, ихатасын җыештыру бурычы да куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев