Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 1 миллиард 889 миллион 676 мең сум акча кергән

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы буенча ноябрь ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Ноябрь аенда район хуҗалыкларында 32474 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 229 башка күбрәк. Ноябрь аенда "Наратлы" (+29), "Башак"(+11), "Чишмә"(+12) хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасы (+31) терлекләрнең баш саннарын арттырсалар, "Чиялек", "Ташкын",...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы буенча ноябрь ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте.
Ноябрь аенда район хуҗалыкларында 32474 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 229 башка күбрәк. Ноябрь аенда "Наратлы" (+29), "Башак"(+11), "Чишмә"(+12) хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасы (+31) терлекләрнең баш саннарын арттырсалар, "Чиялек", "Ташкын", "Янаул", "Нур", "Нигез", "Алга", "Тамыр" хуҗалыклары аларның кимүенә юл куйганнар.
Район буенча килешүгә карата 221 баш мал саны җитми. Бу юнәлештә, аеруча "Янаул" (-228), "Алга" (-50),"Эконом" (-35) хуҗалыкларына, "Актаныш" агрофирмасына (-89) ныклап тырышырга кирәк. Елны төгәлләргә санаулы гына көннәр калды. Бәлки, декабрь аена нәтиҗә ясаган вакытта бу җитмәүчелек бетерелер дә әле.
Дәниф Харисов үз чыгышында ноябрь аенда терлекләрнең керем һәм чыгымына да аерым тукталып үтте. Тиешле авырлыгы җиткән терлекләрне генә реализациягә җибәрергә кирәклеген тагын бер кат ассызыклады. Ай дәвамында уртача авырлыгы 97 килограмм тәшкил иткән 65 баш терлекнең үлеменә юл куелган. Әлеге мәсьәлә буенча зоотехникларга, мал табибларына ныклап анализ ясарга кушылды. Терлекләр үлеменең хуҗалык кассасына күпме зыян китергәнлеген бер генә белгеч тә исеннән чыгармаска тиеш.
Баш саннарын арттыруда сыерларны һәм таналарны вакытында каплату, буазлыкларын карау мөһим. Ай дәвамында 726 баш сыер, 379 баш тана каплатылачак дип фаразланса да, сыерларның - 687, таналарның 357 башы гына каплатылган.
Бозаулаганнан соң 60 көне тулган сыерларны каплату буенча да кимчелекләр шактый. Район буенча сентябрь аенда бозаулаган 887 баш сыерны ноябрьдә
каплатырга тиеш булсалар, шуның 687 башы гына каплатылган. 200 баш сыер каплатылмыйча калган. Андый сыерлар аеруча "Актаныш", "Әнәк" агрофирмаларында, "Алга", "Тамыр", "Ташкын" хуҗалыкларында күп.
- Бу бит үзе бер көтү дигән сүз. Димәк, районда 200 баш бозау тумый калачак, һәм хуҗалыклар күпме акчаларын югалтачак. Икътисадчылар, терлекчелек хисапчылары, сез моны уйларга тиеш, - дип ачынып мөрәҗәгать итте аларга Дәниф Харисов.
18 ае тулган тешеләрне каплатуга килгәндә, 2014 елның май аенда 417 баш теше бозау туса, быелның ноябрь аенда шуларның 357 башы каплатылган.
Ноябрь аенда сыерлардан - 782, таналардан 258 баш бозау алынган.
Ай дәвамында районда 35125 центнер сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1503 центнерга күбрәк. Район буенча ноябрь аенда бер сыерга 405 килограмм сөт савылган. "Нигез" (513), Нур Баян исемендәге (481), "Чишмә" (486) хуҗалыкларында, "Әнәк" (457), "Актаныш" (443) агрофирмаларында бу саннар район күрсәткеченнән югары булса, "Алга" (293), "Янаул" (253) хуҗалыкларында түбән. Гомумән алганда, күрсәткечләр октябрь ае нәтиҗәләреннән югары.
Сөтчелек фермалары буенча ноябрь ае нәтиҗәләренә күз салсак, "Наратлы" хуҗалыгының Дилфас Гәрәев җитәкләгән Шәбез фермасында бер сыерга - 430, "Чишмә" хуҗалыгының Ринат Әхмәтов җитәкләгән Аккүз фермасында - 399, "Әнәк" агрофирмасының Юныс Шәрәфиев җитәкләгән Түке фермасында 395 килограмм сөт саусалар, "Алга" хуҗалыгының Илгиз Салихов җитәкләгән Чуракай фермасында бер сыерга - 225, "Саф" хуҗалыгының Рөстәм Салихгалиев җитәкләгән Сәфәр фермасында 236 килограмм гына сөт савалар.
Сөйләшү барышында Дәниф Харисов терлекләргә бер көнгә ничә сумлык азык ашатканлыкларына да тукталды.
- Азыкны шул тикле расходка чыгару бернинди кысаларга да сыймый. Ул азыкларның барысының да мал авызына барып җиткәнлеге шик уята, - дип белдерде ул.
Ноябрь аенда район буенча 3894 центнер ит җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 207 центнерга күбрәк. Ит җитештерү буенча да хуҗалыклар арасында чуарлыклар күренә. "Әнәк" агрофирмасының Әбелкаис Галимов җитәкләгән Яңа Кормаш фермасында терлекләрдән тәүлегенә 1092 грамм, "Әнәк" агрофирмасының Фаязетдин Гыймазов җитәкләгән Әтәс фермасында 1007 грамм үсеш алсалар, "Әнәк" агрофирмасының Ирек Гайнетдинов җитәкләгән Күҗәкә фермасында терлекләр тәүлегенә нибары - 378, "Актаныш" агрофирмасының Вадим Муллаяров җитәкләгән Тыңламас фермасында 392 грамм гына үсеш бирәләр. Әлеге фермадагы малларны җан асрау өчен генә ашаталар булып чыга.
Агымдагы елның 1 декабренә продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 1 миллиард 889 миллион 676 мең сум акча кергән. Бер гектар авыл хуҗалыгы җиренә акча кереме 17 мең 390 сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев