Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Башак” хуҗалыгында агулауда эшләүчеләр укытылды

Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче, мондый укулар ел саен үткәрелә

Бүген “Башак” хуҗалыгында язгы кыр эшләре вакытында агулауда эшләячәк хезмәткәрләрне укыту оештырылды.

Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче, мондый укулар ел саен үткәрелә. Узган елда җибәрелгән кимчелекләрне кабатламау, быелгы яңалыклар белән танышу максатыннан уздырылучы укулар киләчәктә төрле хилафлыклар чыкмасын өчен бер кисәтү дә булып тора.

Биредә хуҗалыкларның баш агрономнары, агулауда хезмәт куячак эшчеләр катнашты. Укыту барышында аларга агулау вакытында күрелергә тиешле саклык чаралары, махсус эш киемнәренә булган таләпләр, түләү хакында бәйнә-бәйнә аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Башак Авыл хуҗалыгы сулышы