Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Пучы авылында да бүген көзге ярминкә уза

Бүген районыбызда көзге ярминкәләр гөрли.

           Хезмәт сөйгән уңган халкыбыз үзе җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен районыбызда яшәүчеләргә,  кайткан кунакларга тәкъдим итә.

Пучы җирлегендә оештырылган ярминкәдә Нур Баян исемендәге хуҗалык һәм "Әнәк" агрофирмасы, Пучы мәктәбе һәм балалар бакчасы, картлар һәм инвалидлар йорты хезмәтчәннәре катнашты.

Реклама

Мәдәният йортлары сәнгатькәрләре дәртле музыка, җырлар белән бәйрәмне бизәде.  

          Киләчәктә дә табыннарыбыз мул, сый-хөрмәтле булсын. Илебез күге һәрвакыт кояш балкысын, яңгыр да вакытында явып, җиле дә вакытында исеп аяз, тыныч көннәрдә зур уңышлар җыярга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев