Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Һәр тармакны тигез тартсаң гына...

Узган җомгада "Таң" хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Бүген көн кадагындагы мәсьәлә булып, кышлату чорында терлекләрдән мул продукция алу тора. Чөнки кышын хуҗалыкларга акча бары тик терлекчелек тармагыннан...

Узган җомгада "Таң" хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Бүген көн кадагындагы мәсьәлә булып, кышлату чорында терлекләрдән мул продукция алу тора. Чөнки кышын хуҗалыкларга акча бары тик терлекчелек тармагыннан гына керә дисәк тә, ялгыш булмас. Ә югары продукция нигезендә терлекләрне дөрес тукландыру һәм тәрбия ята. Азыкны башта ук тиешле таләпләргә туры китереп әзерләгәндә кышын терлекләрне бер проблемасыз тукландырырга була. "Таң" хуҗалыгы нәкъ шулай эшләгән дә.
Семинарда катнашучылар иң элек сенаж базында булып, азыкның сакланышы белән таныштылар. Вакытында дөрес тапталып, сыйфатлы итеп сакланган сенажның төсе дә, исе дә аерылып тора. Базларның асларын бетонлау да азыкның сыйфатлы саклануына уңай тәэсир итә. Азыкны терлекләргә бирү өчен базлардан алганда билгеле тәртип булдыру зарур. Сенажны базның теләсә кайсы җиреннән алу калган азыкның тиз бозылуына китерә.
- Базларда ныклы тәртип урнаштырырга кирәк, - дип басым ясады Дәниф Харисов.
Терлекләргә бирелгән азыкның сыйфатын тикшерү буенча үзебезнең районда ветеринария лабораториясе эшли. Ләкин әлеге лабораториядән тиешенчә файдалану җитми. Чөнки кайбер хуҗалыклар терлек азыгын бирегә анализга китерүне кирәк санамыйлар. Югыйсә, лаборатория белгечләре һәр анализның нәтиҗәсен яхшылап аңлаталар, азыкның сыйфатын яхшырту өчен нинди өстәмәләр кирәклеген төшендерәләр. Семинар барышында ветеринария лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Харисова "Таң" хуҗалыгының лабораториягә китерелгән азыгына анализ ясады. Җитешсез якларын бетерү өчен киңәшләрен бирде.
Дәниф Харисов, сөйләшү барышында, районда сөт җитештерү мәсьәләсенә дә тукталды. Җитәкче китергән саннардан күренгәнчә, районда 1 ноябрьгә 113 мең 346 тонна сөт җитештерелгән. 1-10 ноябрь көннәрендә сөт җитештерү 112 мең 922 тоннага калган. Шушы чорда "Нур", "Чишмә", "Наратлы", "Саф", "Алга", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда, "Актаныш", "Әнәк" агрофирмаларында күрсәткечләр сизелерлек кимегән. 10-20 ноябрь көннәрендә сөт җитештерү берникадәр артып, 113 мең 583 тоннага җиткән. Алга таба да сөт җитештерү күләме артыр дигән ышаныч бар.
Сөйләшү бозаулар торагында дәвам итте. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов сәламәт бозаулар алу, аларның үлеменә юл куймау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклегенә тукталды. Сыерларны дөрес ташлату, бозаулаганнан соң аларга кирәкле профилактика чараларын, бозауларга ясалырга тиешле вакциналарга аерым-аерым тукталып, белгечләргә яхшылап аңлатты. Бу юнәлештә районда бердәм система булдырып, һәр хуҗалыкта да шуның буенча эшләү тиешлегенә басым ясады Фаил Камаев.
Ындыр табагында исә орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү, тиешле кондициягә китерү турында сүз барды. Әлеге тема буенча "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров анык һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Орлыклар саклана торган складлар чиста булырга һәм анда башка артык әйберләр куелмаска тиешлеге кат-кат аңлатылды.
Хуҗалыкның машина-трактор паркында исә сөйләшү, нигездә, авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма кораллар ремонты хакында барды. Дәүләт күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов ремонт сыйфаты буенча игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады. Тагылма коралларны 1 декабрьгә ремонтлап бетерергә дигән бурыч куелган булса да, районның бер генә хуҗалыгы да әлеге датага сыеша алмады. Аеруча "Таң", "Нур", "Саф", "Алга", "Эконом" хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы тагылма кораллары ремонты сүлпән бара.
Өлкәннәрнең чананы - җәйдән, арбаны - кыштан әзерлә дигән әйтеме юктан гына барлыкка килмәгән. Язгы чәчүгә бүгеннән үк ныклап әзерләнә башламасак, вакыты җиткәч кенә өлгереп булмаячак. Шуңа да җир эшкәртү һәм тагылма коралларны декабрь ахырына ремонтлап бетерү мәсьәләсе кабыргасы белән куелды. Комбайннар һәм тракторларның төзек булмаган җирләрен ачыклап, белгечләрнең үз сүзләре белән әйтсәк, дефектовка үткәреп, кирәкле запас частьләрен кайтарту хәстәрен дә бүгеннән күрү зарур. Булган вакытны әрәм итмәскә кирәклеге сөйләшүдә анык төшендерелде.
Терлек азыгы әзерләүче техниканы да бу сезонда гыйнвар һәм февраль айларында төзекләндереп бетерергә диелде.
Күп хуҗалыкларның машина-трактор парклары шактый еллар инде ремонт күрмәгән. Ә эшче-хезмәткәрләргә тиешле эш шартлары тудырылмаса, берәүнең дә күңел биреп хезмәт куясы килми. Тагылма коралларны ремонтлау бүлмәләренең караңгылыгы, салкынлыгы хезмәткәрләргә стимул бирмәве көн кебек ачык. Шуларны истә тотып, 2016 ел - хуҗалыкларның машина-трактор паркларын заманга яраклы итеп үзгәртеп кору, хезмәткәрләргә уңайлы эш шартлары тудыру елы, дип игълан ителде. "Башак", "Таң", "Наратлы" хуҗалыкларында инде бу юнәлештә эш алып барыла. Киләсе елда башка хуҗалыкларның да МТПлары шулар үрнәгендә үзгәртеп корылыр, дип өметләнәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев