Районның баш ветеринария табибы: 3500 сарык һәм кәҗә, 260 ат чиплаштырылды
Бар терлекләрне дә чиплаштыру агымдагы елның беренче сентябреннән кертелгән Федераль закон нигезендә башкарыла. Әлеге закон буенча, бөтен терлекләр дә номерлы яки чиплы булырга тиеш.
Бу гамәлият хөкүмәт тарафынан күптән башланган хезмәт дәвамы. Бүгенге көндә крестьян-фермерлык хуҗалыкларында, эре терлек үрчетүче оешмаларда терлекләр чипланган да инде. Чиплаштыру шәхси хуҗалыкларга да кагылды.
Бу хакта Актаныш районының баш ветеринария табибы Фиргат Абдрахманов белән сөйләшеп алдым:
— Мөгезле эре терлекләр тулысынча чиплаштырылды. План буенча 8000. Ветеринария оешмасы хезмәткәрләре көн саен бу эшне шәхси секторда үтиләр. Кәҗә яки сарык кебек малның чип сул колагына эленсә, атларга тире астына(подкожно). Электрон чиплар сугымны башкарганда да эшне шактый җиңеләйтәчәк.
Индетификацияләү шәхси крестьян хуҗалыгы малларына карата 86% ясалган. Ләкин әле 2800 баш сарык фермерларда бар икән, аларга да куела. Шунысы да билгеле, кеше бер генә кәҗә тотса да, аны чиплаштыру мәҗбүри.
Яңа канунда язылганча, чиплаштырылмаган малкайның итен сату тыела. Моны «Роспортебнадзор» да контрольга ала. Димәк, хәзер малның туганнан бирле — кибет киштәсенә эләккәнчегә кадәр чипы булуы зарур. Күпләр бу эшне бик катлаулы да күрәдер, әмма чип бирү дә, аны малга тагу да бушка гамәлгә ашырыла.
— Бу кампания өчен республикабызның һәр муниципалитетына Рәисебез Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан булдырылган программа белән саллы ярдәм бирелә. Электрон номерны куйганнан соң, без теркәү ведомостенә кертәбез. Шунда штрих-кодтагы индивидуаль номер ябыштырылып куела. Терлек колагындагы номерны гади телефон белән дә укып була, әгәр дә инде аның штих-код укый торган җайланмасы булса. Махсус җайланмага чипны китереп карасаң, терлек турында бар мәгълүмат чыга. Нинди уколлар, нинди вакцинация эшләнгән, терлек кайсы төбәктән икәне тиз генә килеп чыга, ди Фиргат Әсхәт улы.
Белгеч сүзләренчә, бу эш ветеринария таләпләрен үтәү, терлекләр арасында чирләр таралмасын өчен, хисапсыз маллар күченеп йөрмәсен өчен дә эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев