Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районның баш ветеринария табибы Фиргать Абдрахманов: «Кош гриппы» табылса, җитештерелгән ашлыкны да сатарга ярамый

8 октябрьдән Татарстан Республикасы Президенты карары белән республикадагы 6 районга кертелгән дуңгызларда Африка чумасына каршы карантин туктатылды. Бу хәбәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен сөенечле. Әмма уяулыкны җуярга һич ярамый. Ветеринария белгечләре «Кош гриппы»ның янә кузгалу куркынычын фаразлый.

   

                 24 нче форма-киңәшмәдә бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов хуҗалыкларның җитәкче-белгечләренә кат-кат искәртте:

- Авыл халкы казлар, үрдәкләрне су буйларында йөртмәсен иде. Хәзер аларны тизрәк урнаштыру җаен карарга кирәк. "Кош гриппы" бик аяусыз.  Грипп йоккан кошларны яндырдың да котылдың түгел. Район тулысынча карантинга ябыла. 100 чакрым радиустагы җирлеккә төрле чикләүләр кертелә. Хуҗалыкларда җитештерелгән ашлыкны читкә чыгару тыелачак. Кош-корт асраучылар үзләре турында гына уйламасын иде,- дип кисәтте баш ветеринария табибы.

 

      Районда кошчылык бизнесы белән дә шөгыльләнүчеләр шактый. Ихаталарында каз-үрдәк, күркә, тавык тотучылар да күп. авыл хуҗалыгы тармагына янаган афәт турында белеп тору беркемгә дә комаучаламас.

 

Бу нинди авыру?

Кош гриппын еш кына “тавык үләте”, яки “тавыкның Эбола бизгәге” дип атыйлар. Бу — кискен йогышлы авыру, аның төп таратучысы, нигездә, кыргый күчмә кошлар, шулай ук чыпчыклар, каргалар, күгәрченнәр. Авыру бик йогышлы, тавыкларга һәм казларга тизәк, азык, су яки турыдан-туры элемтә вакытында күчә. Инкубация чоры бер көннән 21 көнгә кадәр дәвам итә, кош хәрә­кәтләрен әк­ренәйтә, суны йотлыгып эчә, йоны туза, карлыккан авазлар чыгара, түгәрәк буйлап йөри, башын артка ташлый, кикриге зәң­гәрләнә, күз алмасы алара, эче китә, көзән җыерулар барлыкка килә. Авырган кошлар­ның йөз проценты да диярлек һәлак була.

Кеше аны йоктырырга мөмкинме?

Мөмкин! Медицинада вирус кошлардан кешегә күчкән очраклар билгеле, ә кешедән кешегә күчкәне — әлегә юк. Шуңа күрә хәвеф төркеменә, беренче чиратта, кошчылык фермасы хезмәткәрләре, зоотехниклар, ветеринарлар керә. Йоккан вакытыннан алып авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәнгә кадәр берничә сәгатьтән биш көнгә кадәр вакыт узарга мөмкин. Соңрак сезонлы гриппка охшаш симптомнар: калтырану, температураның 38 градуска кадәр күтәрелүе, мускуллар һәм баш авыртуы, тамак авырту барлыкка килә. Авыру йоктырган кешенең хәле бик тиз начарлана, юеш ютәл барлыкка килә, сулыш алу кыенлаша, үпкә ялкынсынуы кебек өзлегүләр булырга мөмкин. Бәлки, кайчан да булса мутацияләр нәтиҗәсендә вирусның кешедән кешегә күчү сәләте дә барлыкка килер, әмма әлегә бу күзәтелми. Авыру билгеләре булган кыргый һәм йорт кошларына кагылмагыз һәм, әлбәттә, моны балаларга аңла­тыгыз, алар “авыру кошчыкны коткарырга” йөгермәсеннәр.

Тавык-казларны ничек сакларга?

Иң нәтиҗәле чара — профилактика. Кошлар хуҗаларына инде бүген үк бөтен кош-кортны ябарга һәм аларны урамда йөртмәскә кирәк, тик шулай гына кыргый кунаклар белән элемтәне булдырмаска мөмкин. Кошларны сулыкларга чыгарырга, билгесез җитештерүчеләрдән азык һәм кош-корт сатып алырга да киңәш ителми. Суярга кош сатып алган булсагыз, бу эшне хәзер үк башкарыгыз. Әгәр сезнең яки күршедәге кошлар үзләрен шикле тотса, кичекмәстән, ветеринария хезмәтен чакыртыгыз. Әгәр дәшмәсәң һәм яшерсәң, ә тагын да начаррагы — зарарланган итне сатарга маташсаң, моның өчен административ җаваплылык яный. Кошларның кинәт үлүе яки бер үк вакытта күпләп авырулары турында мәгълүматны яшергән өчен 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Белгечләр белән элемтәгә керергә һәм барлык кызыксындырган сорауларны 8-800 775 58 28 кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин. Шалтырату бушлай.

Ни өчен аларга прививка ясамыйлар?

Кош гриппыннан вакцина бар, һәм ун ел элек илдә беренче эпидемия вакытында берничә миллион кош вакциналанган да иде. Әмма мондый продукция сыйфатсызрак санала. Башкача әйткәндә, әгәр хәзер бөтен продукция “югары сортлы” булса, вакцина ясалганы “беренче”, хәтта “икенче” сортлы саналачак. Мондый иткә ихтыяҗ азрак һәм ул шактый арзанрак тора. Әгәр алда вакциналаумы яки бөтен кошны юк итүме, дигән сорау торса, әлбәттә, беренчесен сайлаячаклар. Әмма кош-корт авы­руының локаль чыганаклары вакытында вакциналауга караганда аларны юк итү отышлырак.

Игътибар!!! Кош гриппы мәсьәлә­ләре буенча кайнар линия телефоны — 8 800 775 58 28. Шалтырату бушлай.

 

Итне кайдан алырга?

              Республиканың барлык эре кошчылык предприятиеләре дә ябык режимда эшли, ягъни кошлар цехта яши һәм ачык һавага чыгарылмый. Моннан тыш, бөтен продукцияне даими рәвештә ветеринарлар тик­шерә. Шуңа күрә кибетләрдә һәм рәсми базарларда кош ите сатып алу хәвефсез. Тиешле ветеринария документлары юк икән, кош итен һәм аннан җитештерелгән продук­ция­ләрне рөхсәт ителмәгән базарлардан, кулдан, “машинадан” сатучылардан алырга киңәш ителми. Һәр очракта да бөтен продукцияне юыгыз һәм термик эшкәртегез: пешерегез, кыздырыгыз һәм башкалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев