Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районыбыз башлыгы Ленар ЗАРИПОВ авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

2023 ел игенчеләребез өчен җиңелләрдән килмәде. Язгы чәчү кампаниясен оешкан төстә алып барсак та, явым-төшемнәрнең булмавы, яз көнне уҗымнарны кырау сугу, авыл хуҗалыгы өчен зур сынау булды. Әмма шуңа карамастан җитәрлек күләмдә терлек азыгы эзерләп, бөртеклеләрдән 80 мең тонна икмәк җыеп алуга ирештек. Бу безнең игенчеләребезнең фидакарь хезмәте. 

Икътисади авыр чорда яшәсәк тә, терлекчелек тармагында да зур проектлар тормышка ашырыла. Хуҗалыкларда яңа, заманча сөтчелек комплекслары сафка басып килә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан көндәлек 220 тонна сөт җитештерелә. Бу хуҗалык хезмәтенә икътисади якын килеп эшләү нәтиҗәсе. Шулай ук быел хуҗалыклар тарафыннан материаль — техник базаны ныгыту максатыннан 550 млн. сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. 

Ирешелгәннәр белән тукталып калмыйча, без үз алдыбызга авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттыру, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын яңарту, авыл хуҗалыгы продукциясен сату, хезмәт кешеләренең эш шартларын яхшырту мәсьәләләрен хәл итү буенча җитди бурычлар куябыз.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезгә фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләвегез өчен ихластан рәхмәт белдерәм. Сезгә чын күңелдән игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек телим, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын! 

Ленар ЗАРИПОВ, Актаныш муниципаль район Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев