Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районыбыз игенчеләре арпа культурасын чәчүне башлады

Районыбыз игенчеләре 22 апрель көненә 653 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга өлгерде.

Һава торышлары гына уңай килсен- игенчеләребез җиң сызганып эшләргә һәрвакыт әзер безнең.  Киләсе елда икмәкле булуыбыз шушы көннәрдә хәл ителә ителүен алар яхшы аңлый. 

Актаныш районында барлык чәчүлек мәйданнар 59 215 гектарны тәшкил итә. Көнлек бурыч- тәүлек саен 4052 гектар мәйдан туфракка чәчү эшләрен башкару.

"Актаныш" агрофирмасы бүгенгә 240 гектар арпа культурасының киләсе ел уңышына нигез салды. Нур Баян исемендәге хуҗалык 171, "Әнәк" агрофирмасы 95, "Чмшмә" хуҗалыгы 75, "Эконом" хуҗалыгы 27 гектарда арпа чәчте. "Нигез" хуҗалыгы 35 гектар арпа белән 10 гектар бодай чәчүне оештырды. Бүген, көннәр кояшлы һәм аяз торганда, бу саннар тагы да артачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев