Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районыбыз хуҗалыкларында бу атнада урып-җыю тулысынча тәмамлана

Районыбыз хуҗалыкларында бу атнада урып-җыю тулысынча тәмамлана. Бу хакта безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев әйтте.

Актаныш районы хуҗалыклары басу-кырлардан 78 мең тонна бөртеклеләр җыеп алды. Бу атнада әлеге сан 80 мең тоннага җитәчәк. Хуҗалыкларыбызда бөртеккә игелгән кукуруза хисабына шулай тулыланачак ул. Хәзерге вакытта кукуруза басуларының соңгы мәйданнарында кызу эш кайный.

Кукурузаның кыйммәтен районыбыз белгечләре бик яхшы тоемлый. Мәсәлән, заманча технологияләрне үз эшчәнлекләренә ныклап кертеп җибәргән  "Актаныш" агрофирмасы һәм "Башак" хуҗалыгы кукурузаны кыйммәтле биологик өстәмәләр белән бер дәрәҗәдә күрә. Сары гәрәбәдәй бөртекләрне корнажга сугалар. Сөтнең үзкыйммәтен киметүдә һәм сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыруда кукуруза корнажына тиңнәр юк. 

Кукурузаны терлек азыгы өчен сенажга салу дәвам итә. 1800 гектар мәйдандагы үсемлекләр генә чабып базларга озатасы калды.

Яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сөендермәсә дә, иртән төшкән сентябрь чыгы люцерна культурасына файдага булган. Өченче укос люцерна чык белән үсә. "Нур", "Наратлы", "Таң" хуҗалыклары шул рәвешле өченче тапкыр люцернаны чабуга чыктылар.

Игенчелек терлекчелек белән бер-берсенә турыдан-туры бәйле. Малларга азык бар икән, кышның авызы озын булса да куркасы түгел. Бүген уртача бер шартлы терлеккә районыбызда 25 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

Икенче сенаж алганчы бу азык күләме безгә җитәчәк,-  дип ышандыра Нәфис Сәлимгәрәев. 

Алдагы ел уңышына нигез салып төп җир эшкәртү эшләре дә ахырына якынлаша. Хуҗалыкларның 56 мең мәйдандагы җирнең 37 мең гектары әзер. Көзге чәчү дә тәмамлану алдында,  12 300 гектарның 10 мең гектары тигез тишелмәгән, әлеге дә баягы туфракта дым булмау аяк чалган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев