Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районыбызның 45 комбайнчысына Ленар Зарипов махсус бүләген тапшырды

Бүген район хуҗалыкларының быелгы уракка төшәчәк комбайннарын карау оештырылды.

Район башлыгы Ленар Зарипов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендәге бер төркем эксперт төркем комбайннар җыелган тугыз ноктада булып һәр техниканың әзерлеген тикшерде.

План буенча 85 комбайн әзерлек сызыгына басарга тиеш иде. Комбайннар парадына хуҗалыклар тарафыннан 55 кыр корабы тәкъдим ителде.

Шуларның 45-е сынауны үтеп, хуҗалары район башлыгының премиясенә лаек булды. Комбайнчыларга традиция буенча акчалата бүләкләрне район башлыгы Ленар Зарипов кулларын кысып үзе тапшырды.

Карау барышында комбайнның ургычлары, бөртеклеләрнең сабаклары кыска булып үскәнгә комбайннарның планкаларын тиешле биеклеккә кую, бөртекләр вак булу сәбәпле коелмаслык итеп герметизацияләү, барабан һәм җиллек әйләнешләре тикшерелде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев комбайннар карауга гомуми нәтиҗә ясап район хуҗалыкларының урып-җыюга әзер икәнлекләрен әйтте. Бигрәк тә "Нур" хуҗалыгы, «Чәчер» ЯАҖ барлык комбайннарын да төзек хәлдә һәм зур хәстәрлек белән урып-җыю компаниясен каршылый.

Кайбер хуҗалыклар техникаларны алдагы атнада төзекләндереп бетерергә җыена, моның өчен запас частьлар кайтып җиткән. Карауга бары бер хуҗалык- «Наратлы» хуҗалыгы техникалары гына күренмәде.

Комбайнчылар район җитәкчеләре белән аралашу барышында быелгы вәзгыятькә бәйле рәвештә хезмәт хаклары турындагы сорауларын да бирделәр. Суктырып алган икмәк күләменә карата акча түләнәчәк. Бу хакта хуҗалык җитәкчеләренә җиткерелде. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов комбайнчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, игенчеләрнең үзләренә, гаиләләренә саулык-сәламәтлек теләде.

Кыр батырларына теләкләр бер генә- басу-кырларда саклык чараларын онытмыйча, ашыкмыйча, бәла-казаларсыз эшләргә кирәк. Комбайнчы ярдәмчеләре булып урнашкан яшь егетләрдән куркынычсызлык кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булу сорала. Шулай булганда иген тә җыелыр, өйдә табын янында яңа пешкән икмәкне кисәр кешеләр дә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев