Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районыбызның «Тамыр» һәм «Чишмә» хуҗалыкларында игенчелек һәм терлекчелек өлкәсенә багышланган авыл хуҗалыгы семинары узды

Бүген районыбызның «Тамыр» һәм «Чишмә» хуҗалыкларында район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә гамәли киңәшмә узды. Тәҗрибә уртаклашуда район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

           Яңа 2023 елда оештырылган беренче гамәли киңәшмәдә катнашкан хуҗалык җитәкчеләре шактый бай мәгълүмат һәм яңалыклар туплады.

               "Чишмә" хуҗалыгына килеп керүгә әллә кайдан ерактан балкып өр-яңа терлек тораклары каршы ала. Аккүз авылында 450 сыерга исәпләнгән заманча терлек торагы тулысынча "Деловал" компаниясе сөт саву комплекслары белән җиһазландырылган.

        Савым сыерлары, каплатылган сыерлар, бозаулыйсы сөтбикәләр һәм таналар һәркайсы аерым төркемнәргә тупланган.

Малларга беркетелгән чиплар сигналы буенча терлекчелек буенча исәпкә алучылар  Илсөяр Мурзина һәм Миләүшә Ситдикова компьютер экраныннан терлекләрнең хәзерге халәте белән танышып тора.

Эшчәнлек ике сменада өчәр-өчәр савымчы белән алып барыла. Әлеге торакка күчкәннән соң савым күләме өскә сикергән- бер сыерга көн саен уртача 26 килограмм сөт савалар. Комплекста эшләүчеләр көн дәвамында ясалма орлыкландыру технологлары, ветеринария белгечләре белән тыгыз элемтәдә. 

Җитәкче Рәфикъ Сәхабетдинов ферманың тулысынча санлаштырылуын билгеләп үтте. Сыерлар махсус капкалар аша үткәндә саву залларына бүлгәләп озатыла. Ферманың һәр тарфында видеокүзәтү.

Хуҗалык җитәкчесе, белгечләр тәүлек дәвамында телефон аша эш барышын, малларның халәтен карый ала. 

        Әлеге яңалыкны башка хуҗалык җитәкчеләре уңай бәяләде. "Әллә кая барып терлекчелек тармагында эшкә өйрәнәсе түгел икән, "Чишмә" хуҗалыгына гына барасы", ди алар. Тагын бер өлгеле гамәл- "Чимә" тулысынча лейкозлы сыерлардан арынган, фермаларның бу афәттән котылуына ике ел була. Шул вакыт эчендә хуҗалык үзенең таналарын үрчетеп мал баш саннарын арттыруга ирешкән.

"Читтән терлек сатып алганыбыз юк", ди Рәфыйкъ Вәгыйзь улы. 

        "Чишмә" хуҗалыгының башка юнәлешләрендә дә тулысынча тәртип. Машина-трактор паркында төзекләндерү тулы куәтенә бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев республика рейтингында да "Чишмә" хуҗалыгының югары урыннарда баруын әйтте. Техника ремонты буенча шулай ук чишмәлеләрнең хезмәте югары бәяләнә.

           Игенчелектә уңышларын сөенеп җыеп алганнар. Сортлар белән иркен эшлиләр. Терлек азыгы артыгы белән әзерләнгән.

Терлекләрне тукландыруны галимнәр белән киңәшләшеп хәл итәләр. Быелгы ел уңышына симәнәләр әзер. Инде ашлама алып кайтасылары бар. Узган ел бер гектар җиргә 70 килограм җир сые керткәннәр, быел да исәпләре әлеге күләмнән калышмау. 

            Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов "Чишмә" хуҗалыгының бүгенге эшчәнлеге өчен коллективка рәхмәт белдерде: 

- Монда анализ ясап торасы юк. Барысы да сезнең күз алдында. Терлекчелектә, амбарда, машина-трактор паркында, һәркайда тәртип. Ә менә "Тамыр" хуҗалыгында терлекчелек өчтендә эшлисе бар әле. Хуҗалык җитәкчесе барыбыз алдында да мал баш саннарын арттырырга вәгъдә бирде. Хәзер бу әйтелгән сүзнең үтәлүен барыбыз да бергәләп көтәбез. Чөнки берәүләр хуҗалыкларына терлек сатып алып баш санын арттырганда, "Тамыр"да ул күпләп кими. Шул сәбәпле безнең саннар республикада артка тәгәри. Ипптәшләр, мал баш саннарын киметмисез. Ашламаның бәяләре юнь торганда сатып алырга кирәк,- дип җитәкчеләргә таләпләрне дә җиткерде Ленар Рафак улы.

            Киңәшмәнең беренче өлеше "Тамыр" хуҗалыгында узды. Хуҗалыкның басу-кыр техникалары тәртиптә.

Төзекләндерү эшләре зур, якты, җылы бинада башкарыла. Хезмәтсөяр, карусыз торакторчы- механизаторлар алны-ялны белми кышын да хуҗалык эшендә. 

 Хуҗалыкта янгын сүндерү машинасы аерым гаражда, анысының никадәр кирәкле булуын соңгы көннәрдәге янгын вакытында сыналган. 

            "Тамыр"ның беренче олы байлыгы- аның хезмәтчәннәре булса, икенчесе- амбарлар тулы гәрәбәдәй икмәге.

Районның иң зур сөрем җирләрен биләгән хуҗалыкта игенчелекнең асыл традициясен легендар хуҗалык рәисе Кәрам Гарипов чорыннан ук кадерләп саклыйлар, матур итеп икмәк үстерәләр, сортлар белән уңышлы эшлиләр.

Бу хакта район белгечләре дә ассызыклады. 

        Ә менә терлекчелектә кризис дәвам итә.

Җитәкче Ильяс Мирзаянов хуҗалыкка белгечләр җитмәүдән зарланды, ә терлекләрнең баш саннарын арттырырбыз дип ышандырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев