Актаныш

Район башлыгы Энгель Фәттахов яңа биеклек куйды: "Наратлы"да көнлек савымны 10 тоннага җиткерергә!

Бүген "Наратлы" хуҗалыгында аграр тармак җитәкчеләре катнашында ике атнага бер уза торган семинар-карау узды. Киңәшмәгә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.

                                            Тиздән-чәчүгә!

“Наратлы” җитәкчесе Алмаз Мосабиров язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләгәндә узган елгы уңышларны да барлап үтте: 

 

-    Хуҗалыкның 885 гектар мәйдан җиреннән 24 мең центнер икмәк җыеп алдык. Уртача уңыш 26, 7 центнер булды. Безнең күрсәткечләр районда иң югарысы. Татарстан буенча караганда икенче урында торабыз,- ди Алмаз Фирдәвис улы. 

 

            Хуҗалык язгы чәчүгә әзерлекне башлаган инде. 300 тонна селитра ашламасы, 100 тонна катлаулы ашлама кайтырга тора. 
            “Ростехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов “Наратлы”да техника ремонтының дәвам итүен әйтте. 11 мартта “Чәчер” хуҗалыгында күрсәтмә техник карау оештырылачак. Шушы үрнәктә график буенча 18 марттан 5 апрельгә кадәр хуҗалыкларның техник караулары узачак. Авыл хуҗалыгы машиналары белән беррәттән печән чабу, җыю, кысу, терлек азыгы әзерләү техникалары да каралачак.

 

             Сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгән санкцияләр итәк-җиңнәрне җыярга ишарә. Бигрәк тә чит ил техникаларына сак караш таләп ителә. Ватыла калса, запас частьлар юнәтеп булмаска да мөмкин.
 

                       Көнлек савымны 10 тоннага җиткерергә!

            Шәбез һәм Чалманарат бригадаларындагы фермаларны, бозау-сыерларны карап чыкканнан соң терлекчелек буенча эшчәнлеккә анализ ясалды. 
            Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык алдына яңа планка куйды: көнлек савымны 10 тоннага җиткерергә!   Әлегә “Наратлы” тәүлегенә 7 тонна сөт бирә. 1700 баш мөгезле эре терлекнең 600-е савым сыеры.

 

       Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов хуҗалыкта лейкоз авыруының чиктән тыш күп булуын әйтте. Авыру сыерларны сәламәтләреннән аралый башлаганнар инде, чиста терлекләрне Гәрәй фермасына җыялар. Шулай ук баш ветеринария табибы ферма торакларын агарту, дезинфекцияләүнең әһәмиятен билгеләп үтте.  Терлек торакларын елга ике тапкыр агарту, беренчедән, эстетик яктан күңелле, икенчедән, стена-түшәмнәрне төрле микроблардан чистарта. 
 

                                          Кайсысы отышлы?

            Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталды- терлекләрне чиплаштыру бик аз микъдарда башкарылган. Чиплаштыру программасы үтәлмәгәндә, республика һәм федераль проектларына катнашып ярдәм алу бөтенләй мөмкин түгел. Шулай ук механикалаштыру акрын бара. Төрле эшләрне атлар белән эшлиләр, аларның гомуми саны 21. Алмаз Мосабиров, атлар икътисадый яктан күпкә отышлы, техниканы карарга, ягулык салырга кирәк, дип гаҗәпләндерде. Бәлки, уйлап карасаң, бу фикердә дә хаклык юк түгелдер. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: