Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

РАЙОН СУЛЫШЫ: Актаныш районының җирлек башлыклары Әлмәткә эшлекле сәфәр кылды (+ФОТОЛАР)

24 апрель көнне җирлек башлыкларыннан торган делегация, Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә, Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. 

Әлмәт районындагы урта һәм кече эшмәкәрлек, анда булдырылган кооперативлар белән танышуны, аларның эш тәҗрибәсен үзебездә куллануны алмаксат итеп куйган сәфәр барышында актанышлылар "Яшелчә үзәне”, “Җиләк үзәне” кооперативларының эшчәнлеге белән якыннан танышты. 

Әлеге проектлар - үсемлекләр, яшеллекләр һәм яшелчәләр үстерү буенча үз бизнесыңны булдыручылар өчен уникаль мөмкинлек. "Яшелчә аланы” проекты Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Ринат улы Хәйруллин инициативасы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Хәзерге көндә аның "Электрон ярминкә" авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен интернет-мәйданчыгы да бар. 

"Яшелчә үзәне» проекты Әлмәт муниципаль районында нәкъ менә яшелчә культураларын үстерү өчен булдырылган. Әлеге кооператив яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә теләгән һәркем өчен ачык. Бу проектның уңай яклары шактый -инфраструктура (насослар, фильтрлар, гидрантлы торбаүткәргечләр,, барлык участокларны су белән тәэмин итү, үсентеләр үстерү өчен теплицалар, туфрак эшкәртү өчен механикалаштыру, утырту агрегатлары һәм киләчәктә билгеле бер культуралар җыю өчен агрегатлар) булдырылган. Билгеле, монда саллы гына дәүләт ярдәме дә каралган. Сугару системасы шуның аша тормышка ашырылган. Кооперативта торучылар кулланылган электр энергиясе өчен хисаплагыч нигезендә түли. 

Реклама

Әлеге кооператив бүген Әлмәт районындагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен яңа дәрәҗәгә чыгару юнәлешендә максатчан эш алып бара. Болар хакында Актаныш районы делегатларына район башлыгы урынбасары Олег Николаевич бәян итте. 

Яшелчәчелек авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсе булып тора һәм халыкны ел дәвамында яшь, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү өчен булдырылган. Актаныш районында да әлеге тармакны үстереп җибәрү өчен мөмкинлекләр бар. Якын киләчәктә Актаныш районында булдырылачак кооперативлар да мондый мөмкинлектән нәтиҗәле файдалана алалар. Иң мөһиме – кооператив оешканда республиканың ярдәме әйтеп бетергесез зур. Бу эшкә алынганнар куркып калмасын иде – сез ялгыз булмаячаксыз! 


Эшлекле сәфәр кысаларында Актаныш районының җирлек башлыклары Әлмәт шәһәрендәге төрле истәлекле урыннарда да булдылар, якташларыбызны сәнгать күгенә күтәргән Әлмәт дәүләт драма театрына да экскурсия оештырды алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев